Татарстан финанс министры Радик Гайзәтуллин "бу көннәрдә бюджетны тоту бик киеренке" икәнлеген белдерде, әмма шулай да беренче ярты еллыкта аның яңадан каралмаячагын әйтте. Аның сүзләренчә, Татарстан бюджет програмнарын үтәү юлларын эзләячәк.
Бу хакта ул Дәүләт шурасының бюджет, салым һәм финанс комитетында белдерде.
Элгәре Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин нефть арзанайганга һәм валюта бәясе күтәрелгәнгә, Татарстанның 2015 елгы бюджеты кире каралырга мөмкин дип белдергән иде. Татарстанның быелгы бюджеты нефтьнең бер мичкә бәясе 100 доллардан, ә бер доллар 39 рубльдән исәпләнгән.