Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО җитәкчесе Русияне сепаратистларга ярдәмен туктатырга чакырды


Йенс Столтенберг
Йенс Столтенберг

НАТО Генераль секретаре Йенс Столтенберг чәршәмбе Ригада журналистлар алдында чыгыш ясаганда Русиянең Дебальцевода заманча яңа корал корал куллануын белдерде. Аның сүзләренчә, Украина кынчыгышында вазгыять "катлаулы һәм начарлана бара", ут учу тукталмый.

Украина көнчыгышында сепаратистлар Украина армиясенә яңа корал кулланып һөҗүм итте, диде Йенс Столтенберг.

НАТО җитәкчесе Русияне Украина көнчыгышыннан гаскәрләрен алырга, сепаратистларга ярдәмне туктатырга, Минскида ирешелгән килешүне үтәргә чакырды.

Йенс Столтенберг сүзләренчә, НАТО Украинага бәйсезлеге һәм бөтенлеге өчен сәяси теләктәшлектә. "Без Украинага саклануны, армияне яхшырту өчен ярдәм итәбез һәм шулай ук үзебезнең дә саклануны яхшыртачакбыз, чөнки Русиянең Украинадагы агрессив гамәлләренә күрә Европада иминлек өлкәсендә вазгыять үзгәрә", диде Столтенберг.

XS
SM
MD
LG