Accessibility links

ATR җитәкчелеге: "Кырымтатар теленең проблемалары күп" [ВИДЕО]


Шевкет Меметов "Ана теле-Ватан теле" марафоны турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:05 0:00

Шевкет Меметов "Ана теле-Ватан теле" марафоны турында

Дөньяда ана теле көне билгеләнгәндә бүген ATR телевидение каналында "Ана теле-Ватан теле" исемле марафон оештырылды.

Туры эфирда биш сәгатьлек барган тапшыруда кырымтатар телен саклау һәм үстерү турында сүз барды.

"Каналыбызда мондый марафон инде алты ел уза. Бүгенге көндә кырымтатар теленең проблемалары күп. Башка дәүләттә яшибез, яңа кануннарга караганда телебез дәүләт теле статусына ия, әмма аның стандартлары түбән, кызганычка", диде каналның башкарма мөдире Шевкет Меметов.

Телемарафонга чакырылган кунаклар арасында профессор Адилә Эмирова, доцент Рефик Куртсеитов, "Яшьләр Шурасы" һәм "Къардашлыкъ" исемле яшьләр оешмалары вәкилләре, дини уку йортлары шәкертләре бар иде. Студиягә шалтыратучылар үз фикерләрен дә уртаклашты һәм кунакларга үз сорауларын бирде.

21 февраль ЮНЕСКО карары нигезендә 2000 елдан бирле ана теле көне буларак билгеләнә.

XS
SM
MD
LG