Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Антимайданда" акчага катнашырга теләүчеләр чират торган


Мәскәүдә "Антимайдан"
Мәскәүдә "Антимайдан"

Киевтагы протестларның бер еллыгын искә алуга багышланган "Антимайдан" исемле чарада Мәскәүдә, оештыручылар исәбенә караганда, 50 меңләп, полиция мәгълүматларына караганда, 35 меңләп кеше катнашкан.

Чарага чыгучылар Русиядә "әфлисүн инкыйлабын булдырмаска" чакырган. Урам җыеннарында "Новороссия" парламенты башлыгы Олег Царев катнашкан.

"Коммерсант" басмасы хезмәткәре Григорий Туманов хәбәр итүенчә, чарага халыкны акча биреп җыйганнар. Ул үзе күргән чиратта 300 сум алыр өчен 200ләп кеше торган булган.

2015 елның гыйнварында хәрбиләр, казаклар, спортчылар, байкерлар "Антимайдан" хәрәкәтенә берләште. Аларның оппозиция митингларын бастырачагы әйтелә һәм көч куллану мөмкинлеге дә кире кагылмый.

XS
SM
MD
LG