Accessibility links

"Без Немцов көрәшкән максатта көрәшәбез"


Казанда "Яз" җыены, 2015 елның 1 марты
Казанда "Яз" җыены, 2015 елның 1 марты

Казанда "Яз" антикризис җыенында 500ләп кеше катнашты. Җыен Мәскәүдә атып үтерелгән Борис Немцовны искә алудан башланды.

Русиядә кризиска китергән сәбәпләргә протест белдергән "Яз" ("Весна") маршы бүген Казанда да үтә.

Чараны оештыруны Татарстандагы "Яблоко", РПР-ПАРНАС һәм "Прогресс фиркасе" вәкилләре үз өстенә алган иде. Бүгенге чарада "Яблоко"ның Татарстан бүлеге җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин Азатлыкка Казан хакимиятенең бу чара үтмәсен өчен төрле киртәләр салырга тырышуын белдергән иде. Оппозиция җыены "Крылья Советов" паркында бара. Биредә Татар Иҗтимагый Үзәге активистлары да бар.

"Без Немцов көрәшкән максатта көрәшәбез", диде ТИҮдән Фәрит Зәкиев. КФУның социология кафедрасы доценты Искәндәр Ясәвиев үз чыгышында Русия төрмәсендә тотылган Украина хәрбие Надежда Савченконы иреккә чыгарырга чакырды.

XS
SM
MD
LG