Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфти Зөфәр Галиуллин: "15 ел элек алган фатирымнан кумакчылар"


Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Казандагы фатирыннан чыгару мәхкәмәсе узды. Зөфәр хәзрәт фатир хуҗасы булган эшмәкәр бертуган Хәйруллиннардан аны сатып мәчет төзәргә тәкъдим иткән.

6 март көнне Казанның Идел буе мәхкәмәсендә Киров өлкәсе мөфтие Зөфәр хәзрәт Галиуллинны Авангардная урамында урнашкан ике бүлмәле фатирыннан чыгару мәхкәмәсе узган.

15 ел элек Галиуллинга әлеге фатирны хатыны эшләгән "Кызыл Шәрык" ширкәте җитәкчесе, хәзер Русия Дәүләт думасы депутаты Айрат Хәйруллин биргән булган, әмма документларны бу гаиләгә рәсмиләштерүне тартып-сузып йөргән. Хәзер Айрат Хәйруллинның әлеге фатирны туганына сатканы билгеле булган. "Эдельвейс" җитәкчесе булган туганы Зөфәр хәзрәтнең әлеге фатирдан китүен таләп итә.

Зөфәр хәзрәт сүзләренчә, әлеге фатир бирелгәнче алар Казанның Тукай урамындагы тулай торакта яшәгән.

"Шунда калган булсам, миңа инде тузган торак програмы нигезендә дүрт бүлмәле фатир биргән булырлар иде. Ул вакытта без Казан хакимиятендә фатирга исемлектә тора идек. Күп балалы гаилә буларак ул чактагы Казан шәһәре мэры Камил Исхаков "Кызыл Шәрык" ширкәте җитәкчесенә безгә фатир бирергә кушты. Шуннан Хәйруллин аны үзе мине чакырып тапшырды. Ә менә хәзер кире ала. Янына, кабул итү бүлмәсенә баргач, "Ник, үзең бирдең ич" дигәч? "Мин шаярттым" дип әйтте”, ди Галиуллин.

Ул мондый хәл килеп чыккач, фатир беркемгә дә булмасын өчен бертуган Хәйруллиннарга әлеге фатирны сатып “Татулашу” дигән мәчет төзергә тәкъдим итеп хат җибәргән.

"Әгәр риза булмасаң, фатирны сатыйк та, акчасын яртылаш бүлеп мин үземнең өлештән әниемнең истәлегенә багышлап "Хәдичә" дигән мәчет төзиячәкмен дидем", ди Галиуллин.

Барлык тиешле документлар булмау сәбәпле мәхкәмәне 26 мартка кичектергәннәр.

XS
SM
MD
LG