Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: Немцовны үтерүдә катнашы бар дип шикләнелгәннәр тоткарланды


Русия Федераль иминлек хезмәте директоры Александр Бортников оппозициядәге сәясәтче Борис Немцовны үтерүдә катнашы бар дип шикләнелгәннәр тоткарлану турында белдерде. Бортников сүзләренчә, Анзор Кубашев һәм Заур Дадаев тоткарланган.

Немцовны 27 февраль кичендә Мәскәү үзәгендәге күпердә атып үтерделәр. 1 мартта Русиянең күпләгән шәһәрләрендә сәясәтче рухына чаралар үтте, Мәскәүдәге матәм маршында 50 меңнән артык кеше катнашты. Немцовны 3 мартта Троекуровски зиратында җирләделәр.

Борис Немцовның хезмәттәшләре Русия хакимиятләренең бу җинаятьне ачачагына шик белдерә. Аларның сүзләренчә, "Кремль сәяси карашларын яшермәгән аппонентына кагылышлы җинаятьне тикшерүгә киртә салырга мөмкин". "Сәяси җаваплылык Владимир Путин өстендә. Ул үз сәясәте белән килешмәгәннәргә карата түзеп тормау, күрә алмау, агрессив атмосфера тудырды", ди оппозициядәге Илья Яшин.

Немцов һәлак булыр алдыннан Украина көнчыгышындагы кораллы низагка багышланган "Путин. Сугыш" дип аталаган язмасын әзерләгән булган.

XS
SM
MD
LG