Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә яңа мәчет төзү эшләре башлана


Төмәндә төзеләчәк мәчет рәсеме
Төмәндә төзеләчәк мәчет рәсеме

Төмәннең Лесобаза дип йөртелгән бистәсендә Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты мең кеше сыйдырышлы мәчет төзү эшен башлаячак.

Мөселманнар Чехов урамындагы бернинди уңайлыкларсыз ике катлы агач йортның беренче катында намаз да укый, төрле чаралар, утырышлар да үткәрә, ә икенче катта казыятның эш бүлмәсе урнашкан иде. Шушы араларда мәхкәмә бу йортны сүтәргә дигән карар чыгарды. Хакимиятләр мәчет төзү өчен урынны да рәсмиләштерде, әмма ул кишәрлек уйсу җиргә урнашкан. Төзелә калса, мәчет арзанга чыкмаячак. Азатлык хәбәрчесе Төмән өлкәсе казыяты мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин белән әңгәмә корды.

Фатыйх хәзрәт, казыят күп еллардан бирле хакимияттән яңа мәчет өчен урын сорый. Ниһаять, бу хыялыгыз тормышка ашып килә ахрысы. Лесобазадагы мәчет урыны рәсмиләшкәнме инде?

Төмәннең Чехов урамындагы гыйбадәт йорты
Төмәннең Чехов урамындагы гыйбадәт йорты

Әйе. Бу кишәрлек "Шәһәрнең икенче мәчете" дини оешмасы исеменә язылган. Ә оешма безнең дини идарәгә керә. Күп еллар элек Дан орденнарының тулы кавалеры Хәбибулла Якин бу оешманы теркәгән иде. Ул мәчеткә урын алу өчен күп тырышлык куйды. Тик бу шатлыклы көнне үзе күрә алмады, үлеп китте. Аның эшен дусты, сугыш ветераны Тияк Шәрипов дәвам итте. Ул да 90 яшькә җитеп килә инде, сәламәтлеге дә яхшыдан түгел. Шулай да Тияк абый Төмән шәһәренең Лесобаза дип аталган ягындагы 25 сутый җирне алуга иреште.

Урын уйсу җирдә бирелгән, әле аны күтәрергә күп ком кирәк, мәшәкатьләре җитәрлек. Әйтергә кирәк, өлкә татар Конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров белән берлектә Төмән өлкәсе милләтләр эшләре комитеты җитәкчесе Евгений Воробьев белән күрештек. Төзүне башлау өчен мәйданны әзерләү эшләре каралды, мәчетнең проекты турында сүз алып барылды, бу эш архитекторларга тапшырылды.

Тиздән Русиянең Азия өлеше мөселманнары диния идарәсе мөфтие Нәфигулла Аширов килергә тиеш. Тияк бабай, Нәфигулла хәзрәт белән бергәләшеп башка мәчетләрнең проектларын карап, уңайлы, матур, мәһабәт Аллаһ йорты төзелеше турында тагын да сөйләшәчәкбез. Язын шундый бер катлаулы стартка керешәчәкбез дигән өмет бар. Шәһәрнең Лесобаза өлешендә соңгы елларда шактый торак йортлар калкып чыкты, бу район үсә. Анда татарлар да күп яши. Мәчетнең бу районда булуы бик кирәкле. Шәһәр елдан-ел зурая, шундый микрорайоннарда мәчетләрнең булуы бик мөһим. Шуның өчен, Төмәндә якын киләчәктә тагын бер иман йорты калкып чыгар дип ышанып калабыз.

Мәчет төзелешен кем финанслаячак, хөкүмәт ярдәм итәме?

Хөкүмәт читтә калыр дип уйламыйбыз, беркадәр ярдәм булыр дип өметләнәбез. Башка диннәргә зур ярдәмнәр күрсәтелгәнне күрәбез. Тагын да Нәфигулла Аширов та, Ринат Насыйров та бу эштән читтә калмаслар. Катлаулы эшне башкарып чыгар өчен бөтен көчне тупларга туры киләчәк.

Мәчет ничә кешегә исәпләнеп төзеләчәк?

Меңнән дә ким булмаска тиеш. Көчебез җитсә, булдыра алсак, зур мәчет салырга ният бар.

Төмәннең Җәмигъ мәчете 700, Тубылның яңа мәчете 600 кешегә исәпләнгән. Мөселманнар бәйрәм вакытларында Җәмигъ мәчетенең ишек алдына да сыймый башлады. Шәһәрнең Эшчеләр бистәсендә дә (Рабочий поселок) өлкә диния идарәсенә мәчет салыр өчен урын бирелде. Төмәндә мәчетләр җитәрлек буламы аннары?

Мәчетләр җитәрлек булмас. Хәзер шәһәрнең Кугалы бистәсендәге мәчеттә дә җомга намазына килүчеләргә урын җитми кала. Кырынкүлдәге мәчеттә дә халык тулы. Бәйрәм вакытында шыгрым булалар. Бу мәчет кенә бөтен проблемны да хәл итмәячәк. Чөнки шәһәр үсә, яңа районнар барлыкка килә. Киләчәктә әле тагын мәчетләр салуга ихтыяҗ туар.

Хәзер мәчет булган бинаны нишләтергә булдыгыз?

Калинин районы мәхкәмәсе бу бинаны күчерергә, сүтәргә дигән карар чыгарды. Соңгы дүрт елда Чехова урамындагы ике катлы агач йорт безгә мәчет ролен үтәгән һәм анда казыятның офисы да урнашкан иде. Бу урында Павел Митинский өе булган, ул 2000 елда бөтенләй янып беткәч, гаиләнең бер әгъзасы белән килешү төзеп, хәзерге йортның хуҗасы төзелеш башлый. Төзелеш бетүгә, йортны сатып алырга килешәләр. Документлар расланып бетми, ир кеше вафат була. Әти-әниләре йортны казыятка бүләк иттеләр.

Тик ике елдан Митинскийлар гаиләсе мирасының икенче варисы барлыкка килде. Канун буенча йорт казыят исемендә булса да, җир аныкы иде. Шулай итеп көннәр җылынуга без бу өйне сүтәргә тиеш идек. Аның бурасын мәчетсез авылга бирергә килештек. Алдан хәбәр итсәк тә, алырга теләүче булмады һәм кайчандыр зур авыл саналган Төмән районындагы Кыштырлыга бирергә карар кылдык. Хәзер анда яшьләр кайта, яңа өйләр салалар. Ә казыятка шәһәр хакимияте яңа офис бирергә вәгъдә итте, көтәбез.​

XS
SM
MD
LG