Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда бүген кыскартылган эш көне


Акмәчеттә 16 март Кырым "референдумының" бер еллыгына Русия гимны башкаруында зур әләм җәйделәр. Әләмдә кырымнарның Русиягә "кайтулары" өчен рәхмәт хатлары язылган.

Дәүләт шурасы каршына җыелучылар каршында Кырым башлыгы Сергей Аксёнов, спикер Владимир Константинов һәм Русия президентының Кырымдагы вәкиле Олег Белавенцев чыгыш ясады.

Алар барысы да "Кырымның үз өенә кайту шатлыклары" турында сөйләде.

Эш көне бүген бер сәгатькә кыскарак. 18 март Кырымда ял көне игълан ителгән. Акмәчетнең Ленин мәйданында тантаналы быен һәм эстрада йолдызларының концерты каралган.

2014 елның 16 мартында Кырым һәм Акъярда ярымутрауның статусына багышланган "референдум" узды. Аның нәтиҗәсендә Русия Кырымны үз эченә алды. Украина, Европа Берлеге һәм АКШ тавыш бирү нәтиҗәсен танымый һәм Русия Кырымны аннексияләде дип саный.

Халыкара санкцияләр, нефть бәясе төшү һәм башка сәбәпләрдән рубль кыйммәтен югалтты, Русия базарында бәяләр үсә.

XS
SM
MD
LG