Accessibility links

XI Казан мөселман киносы фестиваленә 150 гариза килгән


2014 елда гран-при бүләген хорват режиссеры Арсен Антон Остожич
2014 елда гран-при бүләген хорват режиссеры Арсен Антон Остожич

Казанда 2015 елның сентябрендә үтәчәк XI Халыкара мөселман киносы фестивален оештыручылар анда катнашырга теләүчеләрдән 150дән артык мөрәҗәгать кабул иткән. Фестивальгә гариза җыю 1 июльгә кадәр дәвам итә.

20 мартка кабул ителгән мөрәҗәгатьләр арасында Иран, Төркия, Бәһрәйн, Үрдүн, Тунис, Үзбәкстан һәм Русия фильмнары бар. Шулай ук оештыручылар Төркия белән Украина иҗат төркемнәре төшергән фильмны аерым игътибарга алган.

Мөселман киносы фестивале Казанда 2005 елдан бирле үтә. Узган ел гран-при бүләген хорват режиссеры Арсен Антон Остожичның "Хәлимә юлы" фильмы алды.

XS
SM
MD
LG