Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда түрәләрнең нәтиҗәле эшләү-эшләмәвен тикшерәчәкләр


Татарстанда элек эшчеләрнең котын алган Навратила тагын республикага килергә мөмкин.

Чаллы башкарма комитеты җирле үзидарәләрдә хезмәткәрләрнең ничек вакыт уздыруын анализлау эшен башкаручыга тендер булдырды. Аның нигезендә башкарма комитет, исәп-хисап пулаты, дәүләт шурасы, ЗАГС һәм башка оешмалардан 391 кеше тикшереләчәк.

Эшмәкәрләр порталы хәбәр итүенчә, тендерда катнашучыларның берсе булып Чехиядән оптимальләштерү белгече Томаш Навратил җитәкчелегендәге белгечләр булырга мөмкин. Алар анда ике ай эшләячәк. Килешүнең бәясе – 4,7 миллион сум.

Килешү нигезендә, тендерда җиңүче эш вакытын нәтиҗәле куллануны анализларга һәм алга китешне арттыру өчен тәкъдимнәр кертергә, эшчеләргә чыгымнарны киметү юлларын күрсәтергә тиеш булачак.

Навратила инде элек Татарстанда тикшерү уздырган иде. 2013 елда “КАМАЗда ул ел дәвамында эшче һәм хезмәткәрләрнең эш вакытында кешенең ничә тапкыр бәдрәфкә баруы, ничә тапкыр чәй эчүләре, күпме телефоннан сөйләшүләрен язып торып, бар кешенең котын алды.

Шулай ук ул Навратил Татарстан фәннәр академиясендә дә тикшерүләр уздырды. Аның нәтиҗәләре шактый шау-шу уяткан иде.

XS
SM
MD
LG