Accessibility links

Кайнар хәбәр

Анкарада Кырымтатар оешмалары берләшмәсе утырышы бара


Анкарада Кырымтатар оешмалары платформасы утырышы, 4 апрель
Анкарада Кырымтатар оешмалары платформасы утырышы, 4 апрель

Кырымтатар оешмалары платформасы утырышында Бөтендөнья кырымтатар корылтаен җыю һәм сөргенне искә алуга әзерлек тикшерелә.

Анкарада 4-5 апрель көннәрендә Кырымтатар оешмалары платформасы дип аталган берләшмә утырышы үтә. Анда февраль аенда корылтай уздырып бер платформага берләшергә карар кылган 43 оешма вәкилләре катнаша. Утырышта шулай ук милли хәрәкәт ветераны Мостафа Җәмилев, Милли Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров, рәис урынбасары һәм Кырым хәбәрләр агентлыгы (QHA) баш координаторы Исмәт Юксәл һәм активист Синәвер Кадыров катнаша. Аларның дүртесенең дә Кырым аннексияләнгәннән соң Кырымга керүләре тыелды.

"Кырымтатарларның Русиядә киләчәге юк. Русия кырымтатар халкын бүлгәләү өчен мөмкин булганны эшли", диде үз чыгышында Мостафа Җәмилев.

Мәҗлес рәисе Рефат Чубаров Русиянең кырымтатарларга биргән вәгъдәләрен тормышка ашырмавын әйтеп, "халкыбыз гаделлекне гаделсезлектән бик яхшы аера белә", диде.

Мәҗлеснең Төркиядәге вәкиле Зафер Каратай 18 май сөргенне искә алу чараларының быел Анкарада зурлап үтәчәген билгеләде.

Ике көнлек утырышның көн тәртибендә 18 май сөрген вакыйгаларын искә алуга һәм Бөтендөнья Кырымтатар корылтаена әзерлек. Корылтайның кайда һәм кайчан үтәчәге бүген-иртәгә хәл ителергә мөмкин.

XS
SM
MD
LG