Accessibility links

Кайнар хәбәр

Немцовның үтерелүенә 40 көн тулу Казанда да билгеләнде


Немцовны үтерүгә 40 көн тулу Казанда да искә алынды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:07 0:00

Оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцовның атып үтерелүенә 40 көн тулу 7 апрельдә Казанда пикет белән искә алынды. Мулланур Вахитов һәйкәле янында үткән чарада катнашучылар "Хватит врать" дигән шигар күтәреп торды.

Чарада утызлап кеше катнашты. Кемнәрдер Русия һәм РПР-ПАРНАС фиркасе байракларын җилфердәтте, ә кемнәрдер Борис Немцовның зур фотосурәтен, "Хватит врать" дигән шигарне күтәреп торды.

Чараны оештыручылардан Эльвира Дмитриева пикетка аз кеше килүен, Русиядә ризасызлык күрсәтүчеләргә карата репрессив систем эшләвенә бәйләп аңлатты.

"Кайбер кешеләр мондый чараларга килергә шикләнә, кайберәүләр исә пикет, митингларга чыгуны мәгънәсез эш дип саный. Әмма мондый чараларга катнашу бик кирәк. Кеше һәрвакыт үз фикерен белгертергә тиеш. Бигрәк тә безнең системда, безнең режимда җитешсезлекләр булганда", дип белдерде ул.

Пикетта катнашкан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев, Мәскәүдә атып үтерелгән оппозиция җитәкчеләренең берсе Борис Немцовны искә алу максатыннан әлеге чарада катнашуын әйтте. Ул, хокукый демократия булган Русиядә генә Татарстан мөстәкыйль була алуын да сүзләрен өстәде.

"Русия хәзерге унитар режим белән барса, Татарстан һәм гомумән татар халкы бетәчәк. Безнең дәүләтчелек, безнең халык демократик үокукый Русиядә генә сакланып кала ала.

Немцов Татарстан, татарлар өчен конкрет гамәлләр эшләмәсә дә, ул демократия, хокукый дәүләт яклы кешеләрнең берсе иде. Ә хокукый дәүләттә бөтен халыклар да бертигез.

Демократия булса, Татарстан Каталония юлы белән барып, без үзебезнең мөстәкыйльлеккә, үзебезнең дәүләтчелеккә килеп чыгачакбыз. Әмма без хәзер XVI гасырда яшибез. Патша, боярлар һәм коллар бар. Ләкин ил болай бара алмый. Ул барыбер демократик илгә әйләнәчәк. Европага керәчәк. Минемчә, Татарстан да шул илдә мөстәкыйльлек юлына басачак", дип белдерде Зәкиев.

Оппозицияге җитәкчеләрнең берсе Борис Немцов бу елның 27 февраль кичендә Мәскәү Кирмәне янында утлы коралдан атып үтерелде.

8 март көнне Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Немцовны үтерүдә шикләнелгән биш кешене сак астына алу карары чыгарды.

XS
SM
MD
LG