Accessibility links

Кайнар хәбәр

Краснодар мәхкәмәсе Мостафа Җәмилев улын төрмәдә калдырды


Хайсер Җәмилев
Хайсер Җәмилев

Хайсер Җәмилевне тикшерү барганда иреккә чыгару турындагы аппеляция кире кагылды.

Краснодар крае мәхкәмәсендә адвокатның Хайсер Җәмилевне тикшерү барышында иреккә чыгару турындагы үтенече кире кагылды. Адвокат Николай Полозов хәбәрләренә караганда, аппеляция кире кагылгач Җәмилев эшен тикшерәчәк утырышчылар коллегиясен туплау эше башланды.

Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда үзенең Бакчасарайдагы өе ишек алдында төзүчегә атканнан соң кулга алынды. 44 яшьлек Февзи Эдемов һәлак булды.

Тәртип саклаучылар "кеше үтерү" турында җинаять эше ачты. Акмәчетнең Киров районы мәхкәмәсе Җәмилевне тикшерү барышында изоляторда тоту карарын чыгарды.

​Кырым аннексияләнгәч, бу эшне яңадан тикшерә башладылар. Шул ук вакытта Киевтагы мәхкәмә бу саксызлык сәбәпле булган һәм Хайсерны азат итәргә дигән карар чыгарды. Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе дә Җәмилевнең улын азат итәргә дигән карар чыгарды. Әмма Русия аны үтәүдән баш тарта.

Кырымтатар җитәкчесе Мостафа Җәмилев сак астындагы улы Хайсернең Кырымнан Краснодар краена күчерелүен үзенә басым ясау максатындагы сәяси карар дип бәяләде.

XS
SM
MD
LG