Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия президенты Милош Земан Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашмый


Милош Земан һәм Владимир Путин Нормандиядә беректәшләр гаскәрләре килүгә 70 ел тулу тантанасында. 6 июнь 2014
Милош Земан һәм Владимир Путин Нормандиядә беректәшләр гаскәрләре килүгә 70 ел тулу тантанасында. 6 июнь 2014

Чехия президенты Милош Земан Мәскәүдәге Җиңү парадында катнашмый, бу вакытта ул Мәскәүдә Словакия премьер-министры Роберт Фицо белән очраша.

Чехия президенты Милош Земанның 9 майда Мәскәүдә Җиңү парадында катнашмаячагын аның сүзчесе Иржи Овчачек белдерде. Аның сүзләренчә, Земан 8 майда кичен Мәскәүгә очачак, икенче көнне Икенче дөнья сугышында һәлак булган совет солдатларын искә алу чарасында катнаша. Әмма хәрби парадта Чехия президенты булмаячак, бу вакытта аның Словакия премьер-министры Роберт Фицо белән сөйләшүләр планлаштырылган. Элегрәк Земан парадта катнашачак дип белдерелгән иде.

Чехия премьер-министры Богуслав Соботка Земанның бу карарына карата канәгать калуын белдерде. Земанның башта Мәскәүгә барып парадта катнашу теләге илдә каты тәнкыйтькә дучар булды. Праламентта аның бу сәфәренә акча бирмәскә дигән чыгышлар да яңгырады.

Көнбатыш илләрнең җитәкчеләре берсе артыннан берсе Кремльнең Җиңүгә 70 ел тулу тантанасына чакыруыннан баш тарта.

XS
SM
MD
LG