Accessibility links

Кайнар хәбәр

Finnair ширкәте Казанга очышларын яңарта


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Finnair һава ширкәте 23 апрельдән Казанга очышларын яңарта. Һелсинки–Казан–Һелсинки очышлары атнасына өч тапкыр башкарылачак.

Finnair һава ширкәте 23 апрельдән Казанга очышларын яңарта.

Ширкәтнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, очышлар дүшәмбе, чәршәмбе, җомга көннәрендә Һелсинкидан Казанга һәм сишәмбе, атнакич, шимбә көннәрендә Казаннан Һелсинкига атнасына өч тапкыр башкарылачак.

Finnair ширкәте Казанга очышлыарын 2014 елның августында башлаган иде. 2015 елның февралендә кризис шартларында юлчылар саны кимү сәбәпле очышлар туктатылып торган иде.

XS
SM
MD
LG