Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп чиләкләрен куюга тендер игълан ителә


5 май үтәчәк аукционда Казада чүп чиләкләре куючылар сайлап алыначак.

Казан урамнарында чүп чиләкләре булмауга зарланып шәһәрнең башкарма комитетына мөрәҗәгать иткән sntat.ru сәхифәсе хәбәрчеләре 5 май башкалада аукцион үтәчәген белгән.

Башкарма комитет хәбәр итүенчә, июнь аенда Казанда ике меңнән артык яңа чүп чиләге куелачак. Аларны кую өчен җаваплы ширкәтне 5 май узачак тендерда сайлап алачаклар.

Килешүнең бәясе 5 миллион 137 мең 555 сум. Яшел төстә 300, соры төстә 1952 чүп урыны кую планлаштырыла. Бер чүп чиләгенең бәясе 2281 сум.

Килешү имзалаган ширкәт чүп чиләкләрен 60 көн эчендә урнаштырырга тиеш.

Берничә ел элек Казан эшмәкәрләре торак-коммуналь хуҗалык, көнкүреш калдыкларын җыю-эшкәртү өлкәсендә коррупциянең аеруча көчле булуына зарланган иде.

XS
SM
MD
LG