Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция Сазлык мәйданы чараларының өч еллыгын билгели


Сазлык мәйдагы җинаять эше нигезендә 18 кеше хөкем ителде.

Бүген Мәскәүнең Сазлык мәйданындагы "Миллионнар маршы" оппозиция чарасына өч ел була. Ул вакытта Мәскәү хакимияте белән ризалаштырылган чара демонстрантларның полиция белән каршылыкка керүе белән тәмамланды. Чуалышлар турында җинаять эше ачылды һәм анда барлыгы 30 кеше тартылды. 18 кеше хөкем ителде. 13 ярлыканды. Гаепләнүчеләрнең берсе дә акланмады. 2015 елда бу эш нигезендә исемлеккә тагын ике кеше - хокук яклаучы Наталья Пелевина һәм инженер-конструктор Иван Непомнящих өстәлде.

Гаепләнүчеләрнең күпчелеге гаепләрен кире кага, хокук яклаучылар чуалышларны шәһәр хакимияте булдырды, ә җинаять эзәрлекләүләре сәяси төсмергә ия дип исәпли.

Өч еллык уңаеннан оппозиция 15 мең кеше катнашында Мәскәүнең Сазлык мәйданында чара уздырмакчы иде, әмма Мәскәү хакимияте моңа рөхсәт бирмәде. Чараны оештыручыларның берсе Александр Рыклин ялгыз пикетлар уздыру ихтималлыгын әйтте.

Кичен Театр.doc сәхнәсендә "Болотное дело" дигән спектакльның премьерасы булачак. Алдагы көнне театр бинасына полиция килеп китте.

XS
SM
MD
LG