Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күмертауда "Патриот" үзәге җитәкчесе Виталий Луговой тоткарланды


Виталий Луговой
Виталий Луговой

7 май Күмертауда “Патриот” исемле урыс халык үзәге башлыгы Виталий Луговой һәм әлеге хәрәкәтнең тагын ике әгъзасы тоткарланган. Үзәк утырган бинада һәм тоткарланучыларның йортларында тентүләр узган.

Тоткарлануның икенче көне булуга карамастан, 8 майда да аларны гаепләү турындв мәгълүматлар булмады. Патриотлар Күмертаудагы изоляторда утыра. Рәсми булмаган чыганаклар хәбәренә караганда, аларда зур күләмдә ялган аракы табылган, үзәкнең ялган аракы сату урыннары булган.

Рәсми булмаган чыганаклар ялган аракы эчүчеләр арасында Күмертауда берничә атна элек булган канлы вакыйгалар кылынуы да ихтимал дип исәпли. 17 апрельдә Күмертауда биш кеше суеп үтерелгән иде. Гаепләнүчеләр бер тәүлектән соң кулга алынды, тикшерү эшләре дәвам итә.

“Патриот” үзәге 2007 елның 29 июнендә оештырылган. Виталий Луговой җитәкчелегендә әлеге үзәк берничә ел “Русский собор” дигән чаралар, 2012-2014 елларда урыс яшьләренең патриотик җәйге лагерьларын уздырды. Луговой Уфада 2013 елда узган “Урыс маршы”н оештыручыларның да берсе. Үзәк аек тормышны яклау, наркомания, эчкечелеккә каршы көрәшүе белән дә билгеле иде.

Виталий Луговой 1978 елгы. Спортчы. Күп еллар бокс белән шөгыльләнә.

Виталий Луговой сулдан өченче
Виталий Луговой сулдан өченче

Әлеге хәлләр республикадагы интернет сәхифәләрдә зур яңгыраш алды. Кайбер сәхифәләр Күмертауда 2014 елда булган хәлләрне искә төшерә. Ул чакта Башкортстанның Куергазы районында Тыл батыры һәйкәле һәм Табыну тәреләрен җимергәннән соң милләтара тарткалашлар узган иде. Шуннан соң бер төркем урыс яшьләре мөселман хәрәкәте җитәкчеләре йортына кереп, низаг чыгарды. Шуннан мөселманнар дистәләрчә машиналарга утырып мәсьәләне чишәргә Күмертауга җыелды. Хакимият һәм полиция якларны түгәрәк өстәл артына утыртып, тынычландыруга ирешкән иде.

Кайбер сәхифәләр ул хәлләрнең узган елда Җиңү көне алдыннан башлануын искә төшереп, Луговойның кулга алынуын шулар белән бәйли. Аңа караганда, аек тормышка чакырган патриотларның ялган аракы сату белән шөгыльләнүе бернинди дә мантыйкка сыймый. Әлеге сәхифәләр Виталий Луговойның кулга алынуында башкорт милли оешмаларының да өлеше булуы мөмкин дип фаразлый.
Әлеге хәлләрнең дәвамын киләчәк хәбәрләребездән күзәтегез.

XS
SM
MD
LG