Accessibility links

Менделеевскида каршылар да булган "Аммоний" заводын төзү төгәлләнеп килә


Менделеевскидагы "Аммоний" заводы 97,5%ка төзелгән. Экологиягә зыян салыр дип шикләнүчеләр дә бар.

Татарстан президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов Менделеевскига килгәч, аңа "Аммоний" заводының 97,5%ка төзелгән дип белдерделәр. Бу заводта аммиак, метанол һәм гранулланган карбамид җитештереләчәк. Завод август-сентябрь айларында сыналыр дип көтелә.

Завод 2011 елда төзелә башлады. Бу эшкә Япония ягыннан "Mitsubishi Heavy Industries", "Sojitz Corporation" ширкәтләре, Кытайдан "China National Chemical Engineering" ширкәте һәм Русия исеменнән, Татарстанның Менделеев шәһәрендә урнашкан "Аммоний" ширкәте алынды. "Аммоний"да җитештерелгән аммиак янәшәдә генә булган "Менделеевсказот" заводына чимал булачак.

Менделеевскида яңа заводка карата фикерләр төрле. Берәүләр аны яңа эш урыннары була дип хупласа, экологиягә һәм сәламәтлеккә зыян салырга мөмкин дип борчылучылар да бар.

XS
SM
MD
LG