Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керри: АКШ Грузиягә НАТО әгъзасы булу өчен ярдәм итәчәк


Джон Керри
Джон Керри

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри: "Без Грузиягә Европа Берлеге белән ассоциация килешүен тормышка ашырырга һәм НАТО әгъзасы булу өчен ярдәм итәчәкбез”, диде.

АКШ Дәүләт секретаре Джон Керри Кушма Штатларның Грузиягә НАТО әгъзасы булу өчен ярдәм итәчәген әйтте. Бу хакта Керри Грузиянең Бәйсезлек көне уңаеннан мөрәҗәгатендә белдерде.

"Без Грузиягә Европа Берлеге белән ассоциация килешүен тормышка ашырырга һәм НАТО әгъзасы булу өчен ярдәм итәчәкбез", диелә әлеге мөрәҗәгатьтә. "Без Грузия белән хезмәттәшлекне югары бәялибез. АКШ халыкара танылган чикләрдә Грузиянең бөтенлеге һәм суверенитеты яклы", дип тә белдерә Керри. Ул Грузиягә тынычлык, бердәмлек һәм уңышлар да тели.

АКШ Грузиянең НАТОга керергә омтылышын хуплый, әмма 2008 елда Грузия белән биш көн сугышкан һәм Грузиянең ике төбәге: Абхазия белән Көньяк Осетиянең сепаратист хакимиятләренә булышкан Русия моңа каршы.

XS
SM
MD
LG