Accessibility links

Кайнар хәбәр

Комаровски президент сайлауда җиңелүен таныды


Анджей Дуда
Анджей Дуда

Анджей Дуда күбрәк тавыш казанды.

Польшада президент сайлауда Бронислав Коморовски үзенең җиңелүен таныды. Бу хакта Reuters хәбәр итә.

Комаровски әлеге белдерүне экзит-полл нәтиҗәләреннән соң ук ясады. Нәтиҗәләр Комаровский 47%, ә аның көндәше – “Канун һәм гаделлек” фиркасеннән намзәт Анджей Дуда 53% тавыш казанганын күрсәтте.

Дуда 10 май көнне узган сайлауның беренче турында ук җиңү яулады, әмма тиешле булган 50% тавышны җыя алмады.

Беренче турдан соң ике намзәт тә кемне сайларга белми йөрүчеләр һәм рок-музыкант Павел Кукизага өстенлек бирүчеләр тавышы өчен көрәште. Кукизага ике атна элек 20% тавыш казанган иде.

43 яшьлек Дуданың җиңүе ун ел оппозициядә булган партия вәкиле буларак зур уңышы.

Соңгы нәтиҗәләр бүген билгеле булачак.

Комаровски президент булганда татарлар өчен шактый күп эш башкарды. Мисал өчен 2010 елда Польшаның Гданьски шәһәрендә атлы татар гаскәре хөрмәтенә «Речь Посполитая татары» дип аталган һәйкәл ачылышында Коморовски үзе катнашып "Мин чын күңелемнән Польшага 600 ел хезмәт иткән Польша татарларының күп нәселләренә хөрмәтемне һәм ихтирамымны белдерәм. Без беләбез: татар ат өстендә туа. Менә бу һәйкәл моңа исбат", диде.

Коморовскиның әнисе татар канлы. Ядвига Комаровска әтисе ягыннан татар булуы турында чит ил кунаклары өчен биргән аш вакытында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG