Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең барлык балаларын Кырымга барырга мәҗбүр итмәкчеләр


Мәдәният министрлыгы Кырымны Русия балалары һичшиксез барып күрергә тиешле исемлеккә кертә.

Русия мәдәният министрлыгы Кырым һәм андагы мәдәни мирасны барлык ил балалары барып күрергә тиеш дип саный. Бу хакта Newsru.com хәбәр итә. Министрлыкның урынбасары Алла Манилова хәбәр итүенчә, укучылар өчен туристлар маршруты исемлегенә Кырым да кертеләчәк.

«Безнең бурычыбыз – барлык Русия балалары Кырымда булырга һәм диңгездә генә ятмаска тиеш. Русия баласы өч җиргә һичшиксез барырга тиеш дип саныйбыз. Бу - Петербур, Мәскәү һәм Кырым. Бу маршрутлар ел саен калачак. Башкалары үзгәрә ала», диде ул.

Манилова Кырымны «Русия Флоренциясе» дип атады.

"Балалар анда кимендә бер атна яшәргә һәм мәдәни-тарихи урыннарны карарга тиеш", диде ул.

XS
SM
MD
LG