Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бертуган Максютовлар милли ризыкларын тәкъдим итте


Тартар әзерләү вакыты
Тартар әзерләү вакыты

4 июнь көнне Уфаның яңа гына ачылган биш йолдызлы "Шератон" кунакханәсенең бер ресторанында татар милли ашларын тәкъдим итү чарасы узды. Аны бертуган татар эшкуарлары Азат белән Алмаз Максютовлар оештырды.

Бертуган Максютовлар Стәрлетамак шәһәрендә туып үскән. Алар - Башкортстандагы танылган татар журналисты һәм шагыйрь Мариус Максютовның уллары. Башка юнәлештә югары белем алсалар да, Азат белән Алмаз, туксанынчы еллар башында ук эшкуарлыкка кереп китә. Нигездә җәмәгать туклануы үзәкләре ачу һәм татар, башкорт милли ризыкларын әзерләү белән таныла булдыклы милләттәшләребез.

Алмаз Максютов
Алмаз Максютов

Соңгы вакытта бертуган Максютовлар Уфа шәһәренә күчеп килде һәм үз бизнесларын башкалада киң җәелдерә башлады. Биредә дә тырыш егетләр милли ризыкларыбызны җитештерүне үзәккә куя. Әле алар үз ширкәтләренең ризыкларын бар илгә һәм дөньяга таныту өчен “Кыпчакныкы” дигән тауар тамгасы алуга иреште. Шушы тамга белән эшләнгән милли ризыклар хәзер фәкать алар исеменнән генә сатыла һәм чит төбәкләргә һәм илләргә таратыла ала.

Чәкчәк тартмасы
Чәкчәк тартмасы

Рәсми теркәлгән тамганы тәкъдим итү өчен бертуган Максютовлар Уфада 1 июнь көнне генә ачылган “Шератон” кунакханәсе ресторанында күп кеше катнашлыгында презентация кичәсе оештырды. Биредә Алмаз Максютов “Кыпчакныкы” атамасына килү тарихы турында сөйләде һәм киләчәктә шушы тамга астында бик күп милли ризыклар әзерләнеп рестораннарда тәкъдим ителәчәге һәм сәүдә үзәкләрендә сатылачагы турында мәгълүматлар бирде. Шулай ук борынгы бабаларыбыз – кыпчаклар тарихы турында зур булмаган видеоязма да күрсәтелде.

Эре чәкчәк тәкъдим итү
Эре чәкчәк тәкъдим итү

Мәҗлес барышында ресторанның өлкән пешекчесе “тартар” итен әзерләү серләрен өйрәтте һәм барлык кунакларга да аны тәмләп карау мөмкинлеге тудырылды. Милли ризыкларыбыздан шулай ук итле зур бәлеш, татарча шулпа, һәм ике төрле чәчкәк тә бирелде табыннарга. Алар һәммәсе дә телеңне йотарлык итеп әзерләнгән. Ә инде мәҗлеснең иң тантаналы өлеше шулай ук тауар тамгасы белән бүләк тартмачыгында вак чәкчәкне тәкъдим итү булды. Аны ШОС һәм БРИКС саммитлары кунакларына да күчтәнәч буларак таратачаклар. Ә инде бертуган Максютовлар ширкәтләрендә җитештерелүче башка милли ризыкларыбыз да ШОС һәм БРИКС җыеннарына килгән вәкилләр яшәячәк башка кунакханәләр рестораннарында да үз урынын алачак.

“Кыпчакныкы” тауар тамгасы
“Кыпчакныкы” тауар тамгасы

Мәгълүм булуынча, быел 8-10 июль көннәрендә Уфада ШОС һәм БРИКС илләренең чираттагы җыены булачак. Димәк, кунаклар бу сәфәрләре барышында татар һәм башкорт милли ризыклары белән таныша һәм аларны үз илләренә күчтәнәчкә алып кайта ала.

XS
SM
MD
LG