Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Максат" мөселман яшьләре фестивалендә дәүләт үз мәнфәгатьләрен кайгыртты


Татарстанда "Максат" мөселман яшьләре фестивале үтте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:23 0:00

Татарстанда "Максат" мөселман яшьләре фестивале үтте

5 июньдә Татарстанда "Максат" IX халыкара мөселман яшьләре фестивале тәмамланды. 18-30 яшькәчә йөзләгән егет-кызлар республика җитәкчелегенә дога кылып, дин әһелләре белән күрешеп, Болгарда булып, милли-дини казанны кайнатып алды. Дәүләтнең бу чара аша мөселманнарны җыеп, алар белән идарә итү юлларын эзләү максаты сизелде.

"Максат" IX халыкара мөселман яшьләре фестивале хакимият тарафыннан оештырылган чара буларак (оештыручылары - яшьләр эшләре министрлыгы, федераль милли-мәдәни автономия, Татарстан президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини оешмалар белән элемтә идарәсе, “Идел” яшьләр үзәге - ред.), бу чарада катнашучылар республика хөкүмәте алып барган эшчәнлеккә дога кылып, Татарстанның уңышларына сөенүчеләр ролендә булдылар. Бу чара аша дәүләтнең мөселманнарны җыеп, алар белән идарә итү юлларын эзләү максаты сизелде.

“Әлеге фестиваль халык инициативасы белән оештырылган фестиваль түгел, чөнки ул 2007 елда дәүләт структуралары тарафыннан мөселман яшьләрен җыярга кирәк, аларны ничектер берләштерергә кирәк, яшьләр төрле агымнарга кереп китмәсен дигән фикерләр белән үткәрелә башлады.

Быел ул Җиңүнең 70 еллыгына, республикада парк һәм скверлар, Русиядә әдәбият елына багышланып үткәрелде”, диде “Максат”ны әйдәп баручы “Идел” яшьләр үзәге мөдире Ләйсән Сафина.

Елга ярында урнашкан “Идел” аланында атнага якын яшәп, Казан, Болгар шәһәрләренә сәфәр кылган мөселман яшьләре фестивалендә катнашучылар һәр көнне Татарстан мөфтияте вәкилләре, хәзрәт-муллалар, дин белгечләре белән очраштылар. Биш вакыт намазны укып бару белән бергә, хакимият тарафыннан куелган програмнарга да вакыт табылды. Казанның Горький паркында яшь шагыйрьләр белән шигырь кичәсе үтте. Кайбер катнашучылар Рүзәл Мөхәммәтшин кебек яңа буын шагыйрьләрен беренче тапкыр күрде.

Узган ел “Ярдәм”, “Кол Шәриф” мәчетләрендә булсалар, быел “Мәрҗәни”, “Казан нуры” кебек гыйбадәтханәләр белән якыннан таныштылар.

Мөселман яшьләре фестивалендә Русиянең 14 төбәгеннән һәм шәһәрләреннән 18-30 яшькәчә йөзләгән егет-кызлар катнашты. Араларында Башкортстан, Мордовия, Удмуртия, Мари Иле, Чуашстан, Татарстан, Сарытау, Свердловски, Мәскәү, Самар, Ульян өлкәләреннән һәм шулай ук Мәскәү, Нижгар, Чиләбе шәһәрләреннән яшьләр җыелган иде.

“Тугыз ел дәвамында Русиянең яшь мөселманнарын җыя, берләштерә торган, үзенең бренды булган фестивальгә әйләнде. Чөнки безне танып, безне белеп килүче катнашучыларыбыз бик күп. Мөселман яшьләре биредә табыша, кавыша, гаиләләр корып җибәргән парларыбыз да бар”, ди Ләйсән Сафина.

Катнашучыларга килгәндә, егет-кызлар мондый очрашу-сәфәрләргә, мөфтият һәм дәүләтнең хәер-фатихасында барган чарага килүләренә бик шат иделәр.

“Мин монда бик күп яңалыклар белдем, үземдә яңа талантлар ачтым, яңа дуслар таптым, үзем белән бергә уй-фикердәге кешеләр белән таныштым. Фестиваль миңа бары яхшы яктан гына ярдәм итте. Үзебезнең татар дөньясында шундый яхшы шагыйрьләр, дин белгечләре бар икәненә шатландым, мин аларны беренче тапкыр күрдем, “Максат”та алар белән таныша алдым. Алар миңа бик ошады”, диде Татарстанның Саба районыннан килгән Айзилә.

Чарада катнашучылар өчен хәләл ризык, биш тапкыр намаз уку өчен махсус урыннар булдыру, фильмнар карау һәм читтә яшәүче мөселман яшьләрен берләштерү, аларны бердәм команда итеп тәрбияләүгә оештыручылар зур игътибар бирде. Мөселманча тормыш алып бармаган яшьләр дә мондагы уңай шартларны күрсәләр, катнашучылар саны тагын да артыр, мөгаен.

XS
SM
MD
LG