Казанда тиздән Кытай баш консуллыгы ачылачак һәм әлеге килешүне имзалау планлаштырыла. Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы хәбәр итүенчә, бу хакта Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Кытай парламенты (халык мәҗлесе) рәисе Чжан Дэцзян белән очрашуда әйтелгән.
Моннан тыш тарафлар Казан белән Кытай шәһәрләре арасында туры очышларны арттыруга әзерлеген белдергән.
Чжан Дэцзян Казан-Мәскәү тиз йөрешле тимеп юл проектына шактый игътибар биргән. Кытай әлеге проектка инвестицияләрне арттырырга әзер.