Accessibility links

Акмәчеттә Кырымны аннексияләү өчен "самооборона" вәкилләренә медальләр тапшырылды


Кырымны аннексияләгән өчен бу беренче генә бүләк түгел.

Русия көне уңаеннан Акмәчеттә «самооборона» вәкилләрен котладылар. Русия саклану министрлыгының "Кырымны кайтару өчен" медальләрен 300гә якын «самооборона» вәкиле алды. Кырым башлыгының беренче урынбасары Михаил Шеремет барысын да Русия көне бәйрәме белән котлады.

"Безнең ил бөтен һәм безнең халык беркайчан да төзләнмәде һәм төзләнмәячәк. Дингә һәм социаль статуска карамастан без бердәм", диде ул.

2014 елның февраль-март айларында Русия Кырымга хәрбиләрен кертеп, анда үзенә буйсынган хакимият урнаштырды. Башта үзләренең хәрбиләре барлыгын белдерергә тырышмаган Путин, 2014 елның 17 апрелендә туры элемтә вакытында сорауларга җавап биреп, Кырым самооборонасы артында Русия хәрбиләре торуны таныды. Кырымда 16 мартта узган референдумда катнашканнырның 96,8 проценты Русиягә кушылуны яклады дип белдерелде. Бу референдумны Украина хөкүмәте дә, Көнтбатыш илләре дә танымады, Кырым халыкара хокук нормаларын бозып аннексияләнде дип бәяләнде һәм бу гамәле өчен Көнбатыш Русиягә чикләүләр кертә башлады.

XS
SM
MD
LG