Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ: 2015тә Башкорстанда Хизб ут-Тәхрир әгъзасы булуда шикләнелгән 20ләп кеше тоткарланды


Русиянең иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников
Русиянең иминлек хезмәте башлыгы Александр Бортников

ФСБ башлыгы Александр Бортников Башкортстанда саммитлар алдыннан "экстремистлар" табылуын белдерде.

Террорга каршы дәүләт комитеты утырышында ФСБ башлыгы Александр Бортников Ухта шәһәрендә һәм Башкортстанда 2015 елда Хизб ут-Тәхрир әгъзалары булуда гаепләнгән кешеләр кулга алынды дип белдерде.

"4 февраль Ухта һәм Башкортстанда Хизб ут-Тәхрир оешмасының 23 әгъзасы кулга алынды. Аларда күпләп тыелган китаплар һәм пропаганда мәгълүматлары табылды", дип хәбәр итте Бортников.

Кырымда Русиядәге кебек ислам активлыгы тыелачак

Оешма 2003 елда тыелганнан бирле Хизб ут-Тәхрир эшчәнлегендә катнашуда шикләнелгән кешеләр Русиянең төрле төбәкләрендә төрмәгә утыртыла. Идел буе һәм Себер төбәкләрендә тоткарлаулар аеруча еш була. Кырым аннексиясеннән соң Хизб ут-Тәхрир вәкилләрен эзләү анда да башланды. Бу оешма Украинада террор оешмасы саналмый иде. Аннексиядән соң Кырымнан китүчеләрнең күбесе мөселманнар булуы билгеле.

Февраль аенда кулга алынганнарның бер өлеше апрель аенда хөкем ителде. Сигез кешегә төрмә җәзасы бүген чыгарылды. Бу эшне Башкортстан мәхкәмәләре түгел, ә Мәскәүдән килгән мәхкәмә алып бара. Төрмәгә утыртылганнарның барысы да 30-45 яшьләр арасындагы ирләр.

Башкортстанда әлеге оешма эшчәнлегендә гаепләнгән 9 кеше беренче тапкыр 2005 елда хөкем ителде. Хокук яклаучылар барлык бу эшләрдә иминлек хезмәткәрләренең кануннарны бозып эш итүе турында сөйләде.

Русиядә хәлифәт төзү бөтенләй тузга язмаган хәл

"Кулга алынучыларга һәм аларның гаиләләренә басым ясала. Бу эшләр, яшерен шаһитлар күрсәтмәсенә ярашлы тикшерелә. Тикшерү ачык түгел. Русиядә хәлифәт төзү бөтенләй тузга язмаган хәл. Шуңа аларны моның өчен гаепләү дөрес түгел дип исәплим", дигән иде Азатлыкка Башкортстандагы билгеле хокук яклаучы Әлмира Жукова. Мөселманнар үзләре дә гаепләүләрне кире кага.

"Көч структуралары тыныч дәгъватчылар белән көрәш алып бара. Хизбутчылар хәтта сугыш пычагы та тотмый. Аларны көч белән дәүләтне кулга төшерүдә гаепләмәкче булалар, бу һич дөреслеккә туры килми", диде Казаннан Айрат Шакиров.

Мөселманнарга басымның артуын көч структураларының зур чаралар алдыннан "эш күрсәтергә" теләвенә дә бәйлиләр. Билгеле булганча, Уфа 8-10 июль көннәрендә Шанхай хезмәттәшлек оешмасы һәм БРИКС саммитларына абруйлы кунакларны кабул итәргә әзерләнә.

XS
SM
MD
LG