Халыкара авыл хуҗалыгы үсеше фонды (International Fund for Agricultural Development, IFAD) әзерләгән "Өйгә акча җибәрү" исемле хисапка караганда, 2014 елда Африкадан алып Көньяк-Көнчыгыш Азия һәм Латин Америкасы илләренә Европада эшләп табылган $109.4 млрд акча киткән, бу акча 150 млн. кешегә яшәргә җиткән.
Русиядән гастарбайтерлар гаиләләренә $20.6 млрд, Германиядән $14 млрд, Британиядән $17,1, Франциядән $10.5 млрд, Италиядән $10.4 млрд, Испаниядән $9.6 млрд акча җибәргән. Кризиска карамастан 2014 елда гастарбайтерлар өчен Русиядә эшләү Европа илләренә караганда табышлырак.
Русиядән акчаларның күп өлеше Үзәк Азия илләренә, Франциядән Төньяк Африкага киткән.