Accessibility links

Башкортстанда сугыш башлану көнен искә төшерделәр


Ике як хәрбиләре бергә
Ике як хәрбиләре бергә

Уфа янындагы Первушино һава аланында 22 июнь – герман армиясенең Советлар берлегенә һөҗүм иткән көнне искә алып сугыш күренешләреннән тамаша оештырылды.

"Без узганнан" исемле ул чарада Икенче дөнья сугышы чорындагы хәрби техника кулланылып, шул чор киемнәрендәге совет һәм алман сугышчылары арасында бәрелеш уены күрсәтелде. Күктә фашист тәресе таккан очкычны совет очкычы куып йөрде.

Җирдә совет гаскәрләре бер авыл читендә урнашкан урынга Тигр танкына ышыкланып вермахт хәрбиләре якынлашты һәм тар-мар ителде. Совет һәм фашист хәрбиләре киемендәге "сугышчылар" дустанә аланда кайнашты. Халык алар белән фотога төште.

Чара 22 июнь герман армиясенең Советлар берлегенә каршы сугыш башлаган көн алдыннан оештырылды. Сугыш уенына меңнәрчә кеше тамаша кылды. Кушнаренко районында узган чарага бару өчен юлларда тыгыннар хасил булды.

XS
SM
MD
LG