Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайлар Казан юлын таптый башлады


Кытадан Казанга килгән туристлар төркеме
Кытадан Казанга килгән туристлар төркеме

Кытайдан килгән беренче туристлар төркеме бүген Татарстанга сәфәрен тәмамлый. Атна ахырында Пекинда республиканың туризм комитеты Beijing International Tourism Expo күргәзмәсендә төбәкнең туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итте. Казанда да Пекинда да кытайлылар өчен “Сорнай” ансамбле чыгыш ясады.

Кытай туристларыннан торган утыз кешелек беренче төркем сишәмбе Казаннан өйләренә кузгалды. Бу - Кытайның иң эре CITS туризм ширкәте алып килгән беренче төркем булды. Сентябрь азагына кадәр алар Татарстанга тагын 120ләп кытайлыны алып килергә җыена.

Кытай кунаклары Болгар, Зөя кебек тарихи урыннарны, Казан федераль университетын, Казан кирмәнен карадылар, Идел елгасында көймәдә йөзделәр. Алар өчен махсус мәдәни програм төзелде, Татарстанның билгеле “Сорнай” ансамбле кытайларны яр буенда татарча көйләргә биетеп алды.

Шулай итеп, кытайлар үз эченә Казанны да алган "Кызыл маршрутны" таптый башлады дияргә була. Әлеге маршрутка Казаннан тыш тагын Петербур, Мәскәү, Сергиев Посад, Суздаль һәм Владимир керә. Шәһәрләр арасында туристлар очкыч йә поезд белән йөри.

Ул арада, 29 июньдә Казанга Кытайдан Татарстанның туризм вәкилләре кайтып төште. Алар Пекин шәһәрендә 25-28 июнь көннәрендә узган Beijing International Tourism Expo туристлык күргәзмәсендә катнаштылар. Анда Русия вәкилләре белән берлектә Татарстанның туризм комитеты республиканың туристлык мөмкинлекләрен күрсәтте. Күргәзмә, чыгышларда беренче чиратта ЮНЕСКО мирасы ядкәрләренә басым ясалды, шунда ук Казанда кытайлыларны күңел ачтырган “Сорнай” ансамбле егет-кызлары Пекинның үзендә беренче тапкыр татарча җыр-биюләр башкарып кайтты. Кытай сәфәрендә катнашкан Казандагы туризм ширкәте җитәкче Елена Илькун әйтүенчә, Пекин күргәзмәсендәге халык “Сорнай” фольклор ансамбле чыгышын ошатып кала.

"Сорнай" ансамбле Кытайда Татарстанның туризм мөмкинлекләрен тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:30 0:00


“Алар Татарстан күргәзмәсенә ямь өстәде. Минемчә бу Татарстан, Казан имиджына уңай йогынты ясыячак. Шул рәвешле республикага күбрәк туристлар, күбрәк кунаклар килер дип көтәбез”, ди Елена Илькун.

Фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев тә Кытайда Татарстанны “Сорнай” аша да тәкъдим итүләренә шатланган.

“Без инде алтынчы сезон Казандагы “Туган авылым” комплексында туристлар белән эшлибез. Анда Кытайдан да туристлар килгәли иде. Инде үзебезгә дә аларның туган илләрен күрү насыйп булды. Монда тугандаш уйгур халыкларын да күрдек. Казакъстаннан, Төркиядән вәкилләр катнашты. Алар күргәзмәләрен яхшы тәкъдим иттеләр, үзләре белән дә аралашып алдык. Кытайда яшәүче татарларны да очраттык. Әлеге сәфәр безнең өчен бик тә кызыклы һәм файдалы булды”, диде Ринат Гыйләҗев.

Татарстанның туризм комитеты Кытайдан Казанда килүче туристлар артуына өметләнә, алар бу фикерләрен Мәскәү белән Пекин мөнәсәбәтләренең яхшы булуы һәм узган ел Русиягә миллионнан артык кытайлы килүенә таянып әйтә. Алга таба республика түрәләре Кытай туристлык ширкәтләрен ЮНЕСКО ядкәрләре белән кызыктырып миллионлаган туристлар арасыннан меңнәрне үзенә җәлеп итәргә тели.

XS
SM
MD
LG