Accessibility links

Җәмилев: Русия аннексияләгән Кырымдагы җирле халыкларның киләчәге юк


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар милли лидеры Мостафа Җәмилев Кырымны баскынчылардан азат иткәндә генә кырымтатарларның хокуклары сакланачак дип белдерә.

Кырымтатар милли лидеры, Украина Югары Радасы депутаты Мостафа Җәмилев Русия аннексияләгән Кырымда аның халкының үсешенә, иркенлегенә мөмкинлекләр юк дип саный. Бу хакта Җәмилев "Публичные люди" басмасына белдерде.

"Кырымны баскынчылардан азат иткәндә генә кырымтатарларның хокуклары сакланачак, чөнки ярымутрау Русия эчендә булганда җирле халыкларның киләчәге юк", диде Җәмилев.

Хокук яклаучылар белдерүенчә, Русия Кырымны аннексияләгәч тә кырымтатарларга каршы репрессияләр башланды һәм кешеләр Украинага китәргә мәҗбүр булды. Быел кырымда булган Төркиянең мониторинг төркеме дә кырымтатарларны кысу турында хәбәр итте, әмма Кырымдагы Русия хакимияте моны кире кага. Русия тышкы эшләр министрлыгы "кырымтатарлар мәсьәләсен сәясәтләштермәскә" чакыра.

XS
SM
MD
LG