Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә җиңел машина җитештерү 24%ка кимегән


Тольяттидагы "АвтоВАЗ"
Тольяттидагы "АвтоВАЗ"

Алты айда йөк машиналары җитештерү дә 22,5%ка кимегән

Росстат Русиядә 2015 елның беренче яртысында 679 мең җиңел машина җитештерелгән, бу узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 24,4% кимрәк, дип белдерә.

2015 елның июнендә, узган елгы шушы ай белән чагыштырганда 27,2%ка кимрәк машина җитештерелгән.

Русиядә йөк машиналары да азрак җитештерелә башлаган. Узган елның беренче яртысы белән чагыштырганда быел шул вакыт эчендә 22,5%ка азрак йөк машинасы җитештерелгән. Русиядә "АвтоВАЗ", Sollers төркеме, "Рено Россия" (Мәскәүдәге Renault заводы) җиңнел, "КАМАЗ", "ГАЗ" ширкәтләре төп йөк машиналар җитештерүчеләр булып тора.

Белгечләр Русия Кырымны аннексияләгәч һәм Украина көнчыгышындагы кораллы низагта катнашканга, Көнбатышның Русиягә карата кертелгән чикләүләре сәбәпле икътисад начарланганга, Urals нефтенең һәм рубльнең бәясе төшкәнгә төрле ширкәтләрнең керемнәре дә кими дип белдерә.

2015 елның дүрт аенда узган елның шул вакыты белән чагыштырганда "Камаз" 14-40 тонна авырлыктагы йөк машиналарын 49%ка кимрәк саткан.

XS
SM
MD
LG