Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар укырга тиешле иң яхшы 10 китап


Җәйге ял вакытында әти-әниләр балаларга нәрсә эшләтергә дип баш ваткан хәлдә, Азатлык радиосы төрле яшьтәге балалар өчен укылырга тиешле дөнья һәм татар балалар әдәбияты классик әсәрләре исемлеген тәкъдим итә.

Замана балалары буш вакытларын, нигездә, социаль челтәрләрдә, онлайн уеннарда, күпсанлы смартфон кушымталарында үткәрә. Араларында китап укучылар булса да, XXI гасыр балаларының күпчелеге игелекле, ачык күңелле, шәфкатьле, дустанә булырга чакырган дөнья классикасын белми диярлек.

Моны истә тотып, Азатлык радиосы редакциясе "һәр бала укырга тиешле 10 китап" исемлеген төзеде. Әсәрләр гомумкешелек сыйфатларын үстерү, баланың әхлак-тәрбиясенә уңай тәэсир ясау, яхшылыкка өндәү һәм, әлбәттә, кызыклы булу принципларыннан төзелде. Аларны балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә кат-кат укып чыгу зыян итмәс.

Исемлектә күрсәтелгән китапларның барысын да татарча табып була. Чит ил китапларын без татар теленә тәрҗемә ителгән очракта гына исемлеккә керттек.

1."Нәни принц"

Антуан де Сент-Экзюпериның бу әсәрен кат-кат укып була. Һәм һәр укыган саен аның тирән эчтәлегенә, яшерен мәгънәләргә һәм самими игелелеккә тагын да ныграк төшенәсең. Һәр бала укырга тиешле китап. Балалар өчен генә түгел, өлкәннәрнең дә өстәлендә ятарга тиешле әсәр.

"Мин шундый планета беләм. Анда кызыл йөзле бер кеше яши. Ул гомере буена бер тапкыр да чәчәк иснәмәгән. Бер тапкыр да йолдызга карамаган. Бервакытта да, беркемне дә яратмаган. Беркайчан берни дә эшләмәгән. Аның бердәнбер шөгыле – саннар кушу. Иртәдән кичкә кадәр ул нәкъ синең шикелле һаман бер үк сүзне кабатлый: "Мин җитди кеше! Мин җитди кеше!" Горурланудан шардай кабара. Ә чынында исә, кеше түгел, гөмбә ул!".

"Нәни принц" әсәрен татар теленә Разил Вәлиев тәрҗемә итте. Аны татарча биредә укып була. Шунда ук әлеге әсәр нигезендә әзерләнгән радиоспектакльне тыңлау мөмкинлеге дә бар.

2. "Том Сойер маҗаралары"

Бу вакыйганы кем белми икән: тапкыр Том, койманы үзе буяу урынына аны хәйлә белән башка егетләрдән буята, өстәвенә, үзенә табыш та ала. Ә бүгенге көндә балалар арасында бу әсәр киң таралмаган шул. Дуслык, игелеклелек, батырлык, тапкырлык һәм башка әһәмиятле сыйфатлар турында бу китап.

Марк Твенның бу иң танылган әсәре балаларга дөньяда күп гаделсезлек, авырлыклар һәм шәфкатьсезлек белән очрашачаклары турында сөйли. Ләкин, бу күренешләргә карамастан, аларга игелекле һәм намуслы булып калырга кирәген аңлата. Татар телендә "Том Сойер маҗаралары"н биредә укып була.

3. "Маугли"

Редьярд Киплингның "Джунгли китабы" беренче карашка хайваннар дөньясы турында булса да, ул кешеләр турында язылган. Бик көчле аллегория булып, ул балаларны дуслыкта, тугрылыклы булырга, тәрбия һәм белем бирүчеләрне хөрмәт итәргә, намуслы һәм вөҗданлы булырга өйрәтә.

Китап кызыклы һәм мавыктыргыч. Шулай гына түгел, ул дөньяны танып белүдә зур роль уйный. Кешеләр дөньясына нәкъ шул джунглидагы гаделлек, тугрылык җитми кебек тоела. Әсәрне шулай ук балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә укырга тиеш. Татарчасын монда укып була.

4. Габдулла Тукай әкиятләре

Татар халкының иң бөек шагыйре иҗатын без төрле яклы дип беләбез. Тик, мөгаен, аның белән танышу һәрберебез өчен нәкъ балаларга язган шигырьләре аша булгандыр. Дөрес һәм гадел булырга, белемгә омтылырга һәм тапкыр булырга, олыларны хөрмәт итәргә һәм әйләнә-тирәне яратырга өйрәткән бу әкиятләр, чыннан да, дөнья балалар әдәбияты белән бер рәткә куярлык.

"Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән Сарык", "Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш" һәм башка шигырьләр тәрбия бирү ягыннан шактый отышлы. Ә иң мөһиме – алар үзебезнең, милли атмосферага алып китә. Әлеге шигырьләр нигезендә "Татармультфильм" берләшмәсе мультфильмнар да төшергән иде.

Моннан тыш Габдулла Тукайның балалар өчен язылган мәсәлләре дә күп.

5. "Әбүгалисина"

​Татар халкының зур талант иясе Каюм Насыйриның бу әсәрен тәкъдим итү ихтияҗы юктыр. Бу әсәрнең чын татар фантастикасы булуы аны бик нык мавыктыргыч итә. Шул ук вакытта, укучыларның игътибарын җәлеп итеп, автор белемгә омтылуны, тәрбия мәсьәләләрен уңышлы пропагандалый.

Китапны укыганнан соң балаларга Әбүгалисинаның прототибы булган Ибн Сина турында аңлатырга, Ислам дөньясының фән өлкәсендә зур казанышларын да сөйләү кызыклы һәм актуаль булыр.

6. Абдулла Алиш әкиятләре

Абдулла Алиш барыбызга да нәкъ балалар өчен язылган әсәрләре белән таныш.

"Сертотмас үрдәк", "Нечкәбил", "Куян кызы", "Койрыклар" һәм башка әкиятләрне биредә укып була.

7. Заһир Бигиев детективлары

Бу язучының татар детектив әсәрләре татар мәктәпләренең тугызынчы сыйныфында өйрәнелә, тик аларны күпчелек барыбер белми кала. 1887 елда аның "Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә" әсәре басылып чыга, 1890 елда – "Зур гөнаһлар" китабы. Шулай итеп, татар детективлары дөньяны хәтта Конан Дойльның Шерлок Холмсына кадәр үк күрде булып чыга (Конан Дойльның беренче "Шерлок Холмс"ы 1891 елда чыга).

Кызыклы сюжет, элекке Казан рухы, татар-мөселман атмосферасы, һичшиксез, бу әсәрне бер утыруда укып бетерергә мөмкинлек бирә. Үзебезнең милли детективларны балаларга укыту аларда татар әдәбияты белән кызыксынуны да арттырыр.

8. Һанс Христиан Андерсен әкиятләре

Халыкара балалар китабы көне нәкъ бу әдипнең туган көнендә билгеләнә. Юкка түгел, Андерсен – дөньяның иң оста һәм танылган әкиятчеседер. Яхшылыкка чакыручы, начар холыкны тәнкыйтьләүче әкиятләр – балалар тәрбиясендә зур роль уйный. Аларны, һичшиксез, һәм кечкенә сабыйларга, һәм мәктәп укучыларына укытып була.

"Борчак өстендәге принцесса" әкиятенең аудиоязмасын биредә тыңлап була. Андерсенның әкиятләре татар теленә тәрҗемә ителгән. Аларның кайберләрен монда табып була.

9. "Альпинист үрмәкүчләр"

Безнең заман балалар язучысы Ринат Нуруллинның шигырь белән язылган китабында кызыклы башваткычлар, мантыйк үстерү табышмаклары, тапкырлык таләп иткән шарадалар урнашкан. Алар балаларны эзлекле фикер йөртергә өйрәтәләр, зирәклекне арттырырга ярдәм итәләр.

"Баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Әйе, мускулларны ныгыту өчен физик күнегүләр кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк", дип әйтә автор үзе. Аның әсәрен монда укып була.

10. Жюль Верн әсәрләре

ЮНЕСКО мәгълүматларына күрә, бу автор әсәрләре дөньяда иң күп телгә тәрҗемә ителгәннәр исемлегендә икенче урында тора. Маҗаралар классигы, фәнни фантастикага нигез салучыларның берсе, француз географы әсәрләрен һәр кеше укырга тиештер.

"Капитан Грант балалары", "80 көн эчендә дөнья тирәли сәяхәт", "Серле утрау", "Җир үзәгенә сәяхәт" кебек мавыктыргыч әсәрләр үзәгендә һәрвакыт намуслы һәм вөҗданлы каһарманнар тора. Алар укучыларны яхшылыкка өнди, намуссыз гамәлләрне кискен тәнкыйть итә, тәрәккыятькә ышанырга чакыра. Жюль Верн әсәрләре татар теленә дә тәрҗемә ителгән.

Хөрмәтле укучылар, сез балаларга нинди әсәрләрне укырга киңәш итәр идегез? Фикерләрегезне форумда көтеп калабыз.

XS
SM
MD
LG