Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакыйкать бер, теорияләр күп


Украинаның көнчыгышында МН17 һәлакәтен искә алалар
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:21 0:00

Украинаның көнчыгышында МН17 һәлакәтен искә алалар

Малайзиянең MH17 очышы фаҗигасенең бер еллыгы искә алынган көндә һәлакәткә китергән сәбәпләр тирәсендәге теорияләрне барлыйбыз.

Бер ел элек Донецки өлкәсенең Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия һава юлларының "Боинг" очкычы фаҗигасен тикшерү тирәсендә әле дә ачыклык юк. Дөнья Нидерланд җитәкчелегендә барган тикшерү нәтиҗәсен көтә. Нәтиҗә исә "ул көнне, 2014 елның 17 июлендә сепаратистлар кулында булган бу төбәктән Русиядә җитештерелгән "Бук" ракетасы һавага атылган" дигән булыр дип фаразлана. Бүген бу хакта яшерен чыганаклардан билгеле булды. Махсус комиссия тикшерү нәтиҗәләрен октябрьдә игълан итәчәк.

Моңарчы Амстердамнан Куала Лумпурга юл тоткан Малайзия очкычына ракета атуга Русия һәм сепаратистларның катнашы булуына ныклы дәлилләр юк иде. Хәрби низаг барган төбәктә Русия яклы сепаратистлар Украинаның берничә хәрби очкычын, боралакларын бәреп төшерде. Соңыннан хәрби командирның бу хакта мактанып социаль челтерләргә язган сүзләре сөртелде.

Австралиянең News Corp медиаширкәте очкыч бәреп төрешелүгә бер ел тулган көнне Боинг очкычы һәлакәтеннән соң ук төшерелгән видеоны күрсәтте. Видеода Русия яклы сугышчылар һәлак булган юлчыларның әйберләрен актара, һәлакәт урынын фотога төшерә.

Донецкида очкыч бәреп төшерелгәннән соң беренче минутлар видеосы
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:38 0:00

Мәскәү һәм сепаратистлар җитәкчеләре арасында бәреп төшерелгән "Боинг"ның кара тартмаларын юк итү кирәклеге турында телефон сөйләшүе дөньяга чыкты. Шулай юк ракета атылган җиһазның фаҗига төнендә үк Русия территориясенә илтеп кую вакыйгасы истә калды.

Фаҗигагә Русиянең катнашы булуына конкрет дәлилләр булмаганда, Русия мәгълүмат чаралары очкыч һәлакәте тирәсендә мең дә бер теория белән таныштыруны дәвам итте. Узган атнада Малайзия очкыч фаҗигасен тикшерүне сорап халыкара трибунал җыярга чакырды. Бу хактагы мөрәҗәгатен алар БМОга тапшырды. Тәкъдимне Австралия, Бельгия, Британия һәм Украина хуплады. БМО Иминлек шурасында вето хокукына ия булган Русия мөрәҗәгатьне кире какты.

MH17 очышы һәлакәтенә бер атна да тулмаганда Русия саклану министрлыгы журналистларны җыеп бу хәл турында үз мәгълүматләре белән таныштырды. Дәлилләре булмаса да, министрлык рәсмиләре "Бук" ракета аткычының ул вакытта Украина хәрбиләре кулында булганын белдерде. Шулай ук анда һәдәф итеп сайланган MH17 очкычы артыннан украиннарның Су-25 хәрби очкычы баруы әйтелде. Киев һавада үз очкычлары булу ихтималын кире какты. "Russia Today" каналында чыккан документаль фильмда фаҗига урынында украиннарның Су-25 хәрби очкычы күренүе төп тема булды.

Исемнәре әйтелмәгән "авиация белгечләре" бу елның 14 июлендә игълан иткән хисапта Малайзия "Боинг"ының Су-25 очкычыннан атылган Phyton ракетасы белән бәреп төшерелгән булуы ихтимал диелгән.

Һавада хәрәкәтне контроль иткән "Карлос"

"Боинг" очкычы бәреп төшерелгәч тә үзен Киевта эшләгән һава хәрәкәтен контроль итүче диспетчер "Карлос" исемле испан дип таныштырган берәү Twitter’да фаҗига вакытында һавада ике украин очкычы бар иде дип язды. Испаниянең Украинадагы илчелеге "Карлос" белән таныш булмаганын белдерде. Ул кешенең активлыгы Киев "майданында" да күренгән. Илчелек Киев һава аланында беркайчан да чит ил белгечләренең эшләмәгәне, һава киңлеген контроль итәргә испаннарның куелмаганын хәбәр итте. Бераздан "Карлос"ның Twitter хисабы ябылды. Ә Русия мәгълүмат чаралары ел буена аның сүзләренә нигезләнеп сөйләде.

Юлчылар кайчан үлгән?

Элек ФСБ офицеры булган, Украинаның көнчыгышындагы сепаратистларның элекке хәрби җитәкчесе Игорь Стрелков фаҗигадән соң бер көнне "кешеләр берничә көн алдан үлгән булган, мәетләр инде бозылган иде" дип белдерде. Аннары ул үзе бу мәгълүматне раслый алмаганын әйтте. Әмма бу хәбәр киңрәк таралды. Дума депутаты Владимир Жириновский "Вести FM" радиосына әңгәмәдә "Очкыч төшүе ул американнарның провокациясе, алар Русияне гаепләр өчен теләсә нәрсә эшли. Очкычка мәетләрне төягән булырга мөмкиннәр", диде.

Сәбәбен эзләү дәвам итә

Русия мәгълүмат чараларында таралган тагын бер теориягә күз салсак, Украина Русия президенты Владимир Путинның Бразиялиядән кайтып барган очкычын бәрен төшеререгә тырышкан.

"Комсомольская правда" язуынча, диспетчерлар Малайзия очкычын Русияне гаепләр өчен махсус Украина өстенә борган. Басма очкычны "АКШ шпион очкычы бәреп төшергән" дип язды.

АКШка каршы булган Иран дәүләт Пресс ТВ комментаторы Джеймс Һенри Фетцер үз тапшыруында "Русиягә бу очкычны бәреп төшерү нинди файда китерергә мөмкин?" дигән сорау куйды. Үзе үк җавап биреп, журналист, "Бер файда да юк. Файда Газзәдә фәлестин халкын юк иткән Израил премьер-министры Беньямин Нетаньяһуга булды" диде. Әмма "Боинг" очкычы фаҗигасенә Израилнең катнашы булуга дәлилләр китерелмәде.

Очкычта һәлак булганнар арасында СПИДка каршы зур халыкара конференциягә Австралиягә баручы галимнәр бар иде. Кайберләре анда үзләренең бу чирне дәвалау өчен яңа ачышларын тәкъдим итмәкче иде. Фаҗига сәбәпләре тирәсендә туган тагын бер теория очкычны СПИДны дәваларга теләгән галимнәрне юк итү турында. ВИЧ инфекциясе белән авыручыларның гомерен озайту өчен җитештерелгән дарулардан хөкүмәтләргә миллиардлаган доллар акча килеп тора.

Соңгы сүз

Һәртөрле яшерен фетнәнең бер нигезе була. Узган елның 8 августында Украина, Бельгия, Нидерланд һәм Австралия Малайзия очкычы һәлакәтен тикшерү барышы вакытында бер мәгълүматне дә читкә чыгармау турында килешү имзалаган, имеш. Бу илләр барысы да "яңа салкын сугышта" Русиягә каршы. Димәк, нинди генә гаепләү чыкса да, мондый килешү Киевка үзен акларга нигез бирә, дип яза үзен антрополог һәм тикшерүче-тарихчы дип атаучы Эрик Зюсс. Автор еш кына үз фаразларын Канадада урнашкан Русия яклы Global Research сәхифәсендә бастыра.

XS
SM
MD
LG