Accessibility links

Кайнар хәбәр

FIFAның элекке вице-президенты мәхкәмә алдына басты


Русия һәм шул исәптән Казанда 2018 елда Футбол дөнья беренчелеге ярышларын үткәрү карарын шик астына куйган коррупция тикшерүе дәвам итә.

FIFA җитәкчесенең элекке урынбасары Джеффри Уэбб Нью-Йоркта үткән мәхкәмәдә гаебен танымады.

Ул 10 миллион долларлык залог кертеп сак астыннан чыкты.

Аның белән бергә 24 ел эчендэ 150 миллион долларлык күләмдә акча юу, алдашу, ришвәт алуда барлыгы 14 кеше гаепләнә.

2018 елда Русиядә һәм 2022 елда Катарда футбол беренчелеген үткәрү турында тавыш бирү нәтиҗәләре шик астына куелды.

FIFA хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләргә гаепләүне Нью-Йорк мәхкәмәсе белдергән иде.

XS
SM
MD
LG