Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Роснано" белән бәйле элекке һәм хәзерге топ-менеджерлар Русиядән качкан


Элекке җитәкче Леонид Меламед
Элекке җитәкче Леонид Меламед

Русиядән качулары җинаять эзәрлекләвеннән курку белән аңлатыла.

"Роснано" ширкәтенең элекке һәм хәзерге топ-менеджерларының бишесе Русиядән киткән. Моны дәүләт корпорациясенең элекке җитәкчесе Леонид Меламедага җинаять эче ачылу белән аңлаталар. Бу хакта РБК хәбәр итә. Басма мәгълүматларына күрә, Русиядән китүчеләр үзләренә карата җинаять эзәрлекләве булыр дип шикләнә.

3 июль көнне Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Меламеданы өй сагына утыртты. Тикшерүчеләр аны 300 миллион сум акчаны туздыруда катнашлыгы бар дип саный. "Роснано"да Меламед үз гамәлләре белән ниндидер зыян китергән дип санамыйлар. 10 июль көнне әлеге җинаять эше нигезендә ширкәтнең хәзерге башлыгы Анатолий Чубайс шаһит буларак аңлатмалар бирде.

XS
SM
MD
LG