Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нормандия дүртлеге" Украинадагы сайлауларны тикшерәчәк


Франция президенты Франсуа Олланд
Франция президенты Франсуа Олланд

Франция, Германия, Украина һәм Русия лидерлары Мински килешүен үтәү, Украинада сәяси вазгыятьне җайга салу турында сөйләшүләрне дәвам итә.

Франция, Германия, Украина һәм Русия лидерлары Украина көнчыгышында авыр коралны, хәрби техниканы чигендерүне тизләтү турында килеште. Киләсе атнада "Нормандия дүртлеге" Украинада җирле сайлаулар үткәрү турында сөйләшәчәк.

"Украинада тулысынча һәм Донецки белән Луһански өлкәләренең кайбер өлешендә җирле сайлауларны бер көнне оештыруның әһәмияте ассызыкланды", дип белдерелә Франция президенты Франсуа Олланд белдерүендә. "Нормандия дүртлеге" ике сәгать телефоннан сөйләшкән. Сайлауларга багышланган чираттагы сөйләшү 28 июльгә билгеләнгән.

Дәүләт башлыклары Украина көнчыгышыннан коралны чигендерү килешүен озайту турында да уртак фикергә килгән.

Украина ягы һәм Русия сепаратистлары бу атнада элек килешенгән авыр техниканы чигендерүгә танклар һәм җиңел коралны да өстәү турында килеште.

Февраль аенда имзаланган Мински килешүенә күрә, 100мм калибрдан зуррак булган корал чигендерелгән булырга тиеш иде, әмма ике як та бер-берсен авыр корал куллануда гаепли. Һәр көн диярлек бу коралдан ату нәтиҗәсендә корбаннар булу турында хәбәр ителә.

XS
SM
MD
LG