Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов үз сүрәте төшерелгән футболкалар булуын теләми


Рөстәм Миңнеханов
Рөстәм Миңнеханов

Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин Миңнеханов сүрәтле футболкаларны чыгару сайлау алдыннан әхлаки түгел дип белдерә.

Татарстан президенты матбугат хезмәте башлыгы Андрей Кузьмин Рөстәм Миңнеханов сүрәте төшкән футболкалар турында аңлатма бирде. Аның сүзләренчә, бу эш белән шөгыльләнгән хосусый ширкәт Миңнеханов рәсемен төшерүне президент аппараты белән килештермәгән.

"Сайлау кампаниясе вакытында Рөстәм Миңнеханов сүрәте белән футболкалар чыгару, минемчә, әхлаки яктан уңай күренеш түгел", ди Кузьмин. Ул шулай ук Миңнехановның да бу гамәлне хупламавын әйтә.

Элегрәк Казанда Миңнеханов сүрәте төшерелгән футболкалар сатылачак дип хәбәр ителгән иде.

XS
SM
MD
LG