Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама "Әш-Шәбаб" террор төркеменә каршы көрәшне көчәйтергә чакырды


Барак Обама
Барак Обама

АКШ президенты Барак Обама "Әл-Каидә" белән бәйләнештәге террор төркеме төбәктә үлем һәм җимерү чәчә дип әйтә.

АКШ президенты Барак Обама узган яллардагы Сомали башкаласы Могадиш шәһәрендәге шартлаулар "Әш-Шәбаб" кебек террор төркемнәре эшчәнлеге туктатылырга тиешлеген тагын бер тапкыр искә төшерде дип белдерә.

Эфиопия премьер-министры Хайле Десален белән бергә матбугат очрашуында башкала Аддис-Абебада, Обама "Әл-Каидә" белән бәйләнештәге террор төркеме төбәктә үлем һәм җимерү чәчә дип тә әйтте.

Обама Эфиопиягә куркыныч янаучы "Әш-Шәбаб" кебек төркемнәргә башка илләр дә басым ясауларын дәвам итәргә тиеш дип белдерде.

"Безгә күп эшләргә туры киләчәк", дип Обама Эфиопия җитәкчелеген бәйсез матбугатка хөҗүмнәрне туктатырга, илне сәяси яктан ачык итәргә чакырды.

Эфиопия террорга каршы көрәштә Вашингтон белән хезмәттәшлектә иде, күзләү мәгълүматлары белән уртаклашты һәм Сомалида тотрыксызлык вакытында бу илгә үз гаскәрләрен җибәрде.

XS
SM
MD
LG