Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда 40%ка кимрәк торак төзелгән


Казанда беренче ярты еллыкта узган елның шул вакыты белән чагыштырганда 40%ка кимрәк торак төзелгән.

Беренче ярты еллыкта Казанда 247 300 кв.м торак төзелгән, узган елның шул вакыты белән чагыштырганда бу 40%ка кимрәк. Бу хакта Казан думасы хисабында әйтелә, дип яза "Ведомости"

Ипотека өчен кредит бирү дә шул чама кимегән. 2015 башыннан Русиядәге банклар 467,9 миллиард сум ипотека кредиты биргән. Бу исә узган елның шушы вакыт аралыгы белән чагыштырганда 40,1%ка кимрәк. "Секвойя кредит консолидейшн" президенты Елена Докучаева Русиядә ипотека өчен кредит бирү 2012 ел дәрәҗәсенә төште дип белдерә. Ипотека кредитын түли алмаучыларның гомум суммасы ярты ел эчендә 17,4%ка артып, 54,13 миллиард сумга җиткән.

Банклар март ахырына кадәр потека кредитына процентларны 17-18%ка кадәр күтәргәч, ипотека базары катып калган хәлгә килде. Аннан соң Русия хөкүмәте апрель аенда процентны төшерү өчен 20 миллиард сум күләмендә субсидия бүлде. Әмма бу сумнар ике тапкыр киселде. Башта 9 миллиард сумга, 3 августтан, банкларның төп ставкасы 11%ка кадәр төшерелгәнгә, 3,5 миллиард сумга.

XS
SM
MD
LG