Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда мөселманнарга эш эзләү сайты булдырыла


Татарстанда мөселманнарга эш эзләү Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен кушымта эшли башлый.

Татарстанда мөселманнарга эш эзләү Halal Work сайты һәм смартфоннар өчен кушымта сынау рәвешендә эшли башлый. Бу хакта М24 белдерә.

Оештыручылар портал бер атнада тулы көченә эшләп китәчәк дип белдерә. Бу проектны оештырган Айрат Касыймов сүзләренчә, сайт мөселманнарның хәлләрен күпкә җиңеләйтәчәк. Кайберләре яулык япканга һәм сакаллы булганга эшкә урнашу өчен сөйләшүгә барудан баш тарта ди Касыймов. "Сайтта бөтен төр эшләр дә күрсәтеләчәк. Без "хәләл" өлкәдә генә түгел, ә эш базарындагы барлык юнәлешләр белән эшләргә җыенабыз", дип белдерә Касыймов.

Кредит бирү, хәмерле эчемлекләр һәм тәмәке җитештерүче ширкәтләр һәм бу сайтта теркәлә алмаячак.

Татарстаннан тыш кушымта Мәскәү һәм Төньяк Кавказда эшләячәк дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG