Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Хәйбулла хакимияте Сербия әләмен күтәрде


Башкортстанда Русия әләменең төсләрен бутап өстен аска элү традициягә кереп бара.

Хәйбулла районы үзәге Акъярдагы хакимият бинасына Русия әләмен өстен аска элгәннәр. Ак-зәңгәр-кызыл әләм урынына кызыл-зәңгәр-ак әләм, ягъни Сербиянеке эленгән. Аның фотосы интернетта чыгу белән хакимият тиз арада хатаны төзәттергән. Хакимияттәге бүлек башы Роберт Кәримов сүзләренә караганда, әләм искергәч, яңартырга булганнар. Аны әләмне элгән эшче бутаган.

Башкортстанда Русия әләмен бутау гадәткә кереп бара. Мәсәлән, 12нче июньдә Русия һәм Уфа көннәрен бәйрәм иткәндә башкаладагы Ленин мәйданындагы сәхнә дә ак-кызыл-зәңгәр төсләр белән бизәлгән иде. Тарихта бүгенге Чехия дәүләте урынындагы Богемия һәм Моравия протектораты әләменең шундый ак-кызыл-зәңгәр төсле булуы билгеле. Шулай ук Уфадагы Моторлар төзүчеләр мәдәният сарае каршындагы мәйданда да әләмдәге төсләр буталган иде. Шул ук бәйрәмдә Күмертау шәһәрендә дә ил әләменең төсләрен бутадылар.

XS
SM
MD
LG