Рөстәм Миңнехановка багышланган һәм яңа гына интернетта пәйда булган видеороликны Татарстан җитәкчесе үзе караган һәм хупламаган. Бу хакта президент матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин белдерә.
"Миңнеханов мондый "абруйлауга" мохтаҗ түгел, әмма, мондый "халык иҗатын" тыю мөмкин түгеллеген бар кешеләр шикелле үк ул да аңлый. Шул ук вакытта сайлау алдыннан бу роликның пәйдә булуы провокация ишарәсе дә булып тора", дип белдергән Кузьмин "Татаринформ"га.