Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда FINA Мастерс ярышлары башланды


Казанда FINA Мастерс чемпионаты башланды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:10 0:00

Казанда FINA Мастерс чемпионаты башланды

10 август Казанның FINA паркында Мастерс, ягъни ветеран спортчылар категориясендә су спорты дөнья беренчелегенең тантаналы ачылышы узды. Мастерс ярышларына керү, нинди генә спорт төре булуга карамастан, бушлай.

Ярышларның тантаналы ачылышында рәсми кунаклардан – FINA халыкара йөзү федерациясе президенты, доктор Хулио Сезар Маглионе, Татарстанның премьер-министры Илдар Халиков бар иде. Хөкүмәт башлыгы 73 илдән спортчыларны ике төр категория ярышларда параллель рәвештә кабул итүнең мөһим булуын искәртеп узды.

Сәхнә уртасындагы экранда Казанга һәм су спорты төрләренә багышланган видеотасмалар күрсәтелде. Алты метр диаметрдагы өстәмә әйләнмә мәйданчык та көйләнгән иде. Аның уртасында факел – Мастерс категориясендәге дөнья беренчелеге символы урнаштырылды. Әлеге күренешкә төрле төсләргә бай булган су фонтаннары шоуы да өстәлде.

Тамаша карарга шактый халык җыелды. Алар бу шоуны эмоциональ кабул итте. Аеруча төрле эффектлар һәм артист-биючеләрнең күплеге күзгә ташланды, әмма төп бәйгенең ачылышы белән ябылышыннан тыйнаклыгы белән аерылып торды.

“Су спорт төрләре буенча дөнья беренчелеген үткәрүдән тыш Мастерс категориясен дә безгә ышанып тапшыруларына мин чиксез шат. 73 илдән спортчылар һәм җанатарлар кабул иттек. Олимпия уеннарында һәм дөнья чемпионатларында катнашкан, чемпион булган спортчыларның кунакка килүе безнең өчен бик күңелле. Барыгызга да омтылган үрләрегезне яулауны телим. Русиядә, Казанда булган көннәрегез күңелегездә бары тик иң яхшы хатирәләр генә калдырсын”, диде Илдар Халиков.

Тамашаны карарга килгән Казаннан Алия беренчелекне телевизор аша гына күзәткән. “Ярышларны карарга бармадым, тик бүген шушы FINA паркындагы әлеге чараны күзәтүемә бик шат”, ди ул. Аны бигрәк тә Мастерска бушлай керү сөендергән.

Тантананы алып баручылар Казанның билгеле тележурналистлары Ксения Седунова һәм Тимур Ханбиков булды. Казанның иң яхшы санлаган башкаручылары – халыкара конкурслар лаутератлары һәм бию коллективлары катнашындагы вокаль-хореографик композицияләр белән бергә, татар җыр-биюләре дә халыкка тәкъдим ителде.

Үзбәкстан спортчысы Мастерс ярышлары үткәрелүне бары тик уңай яктан гына бәяләде.

“Әлеге төр чараларны оештыру бик кулай. Ветеран спортчыларны да онытмау кирәк. Алар да башкалар белән бертигез дәрәҗәдә көч сынашу бик яхшы”, диде Игорь Рәсулов.

Мастерс ярышларында 16 августка кадәр алты меңгә якын спортчы көч сынашачак. Алар 635 комплект медаль өчен көрәшәчәк. Инде әйтелгәнчә, ярышларны казанлылар һәм башкала кунаклары бушлай карый ала.

XS
SM
MD
LG