Accessibility links

Кайнар хәбәр

Будапештның тимер юл вокзалына качаклар кертелми


Будапешт тимер юлы вокзалы каршындагы халык
Будапешт тимер юлы вокзалы каршындагы халык

Меңләгән мигрант Будапештның Келити тимер юл вокзалына кертелмәүгә ризасызлык белдереп урам җыены оештырды.

Будапештның тимер юлы вокзалы ачылды, әмма анда качакларга керергә рөхсәт юк. Шәһәр хакимиятләре Европа буйлап йөрер өчен паспорт һәм Шенген визасы кирәк булганына нигезләнеп вокзалдан качакларны куып чыгарды. Ике көн элек шушы вокзалдан 3650 мигрант Венага китте, күпләр Германиягә китүне көтеп инде берничә төн вокзалда кунган иде.

Германия качакларны кабул итү өчен өстәмә чаралар күрде. Канцлер Ангела Меркель бу хәлне "иреклек һәм хокукларга тугры булуга сынау" дип атады һәм Европа илләрен сыенуга мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәргә чакырды. Меркель мөселман илләреннән качакларны кабул итүдән баш тарткан илләргә, аерым алганда Словакиягә тәнкыйть белдерде.

"Без үзебезгә 800 мөселманны кабул итәр идек, әмма Словакиядә мәчетләр юк. Мөселманнарга монда ошамаса алар ничек интеграцияләнәчәк?", дигән иде Словакия эчке эшләр министрлыгы вәкиле Иван Метик.

Европа Берлеге Сүриядән 40 мең качакны квоталар белән берлекнең төрле илләренә урнаштырырга тели.

XS
SM
MD
LG