Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда вакытыннан алда тавыш бирү бара


Төрле сәбәпләр аркасында 13 сентябрь сайлауга бара алмаган кешеләр 2 сентябрьдән бирле тавыш бирә ала.

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова 2-8 сентябрь республиканың территориаль сайлау комиссияләрендә тавыш биреп була, дип белдерде. 9 сентябрьдән инде кечерәк сайлау комиссияләрендә тавыш биреп булачак. Бу 13 сентябрь сайлауга килә алмаучыларга кагыла. Тавыш бирүдә катнашмауның сәбәпләре сәфәр, эш, уку, иҗтимагый яки дәүләт вазифалары була ала. Алдан тавыш бирү өчен өстәмә документ кирәкми, комиссиягә гариза язу гына җитә.

Татарстанда 2800 сайлау комиссиясе бар, алар бу көннәрдә сайлаучылар исемлекләрен тикшереп чыгачак. Һәр сайлаучыга комиссиягә килеп үзе турында мәгълүматне тикшерергә сораган чакыру таратылачак.

13 сентябрь көнендә Татарстан халкы муниципаль хакимияткә 7700дән артык депутат һәм президентны сайлаячак. Депутатлыкка 9 меңнән артык намзәт дәгъва итә. Президент урыны өчен дүрт кеше көрәшә – президент вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Руссия коммунистларының Татарстан бүлеге башлыгы Хафиз Миргалимов, "Гадел Русия" фиркасенең республика бүлеге җитәкчесе Рушания Билгилдиева һәм Либерал-демократларның Татарстан бүлеге координаторы урынбасары Руслан Йосыпов.

XS
SM
MD
LG