Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан фестивалендә фин татарлары турында фильм күрсәтеләчәк


Ярвәнпә мәчете
Ярвәнпә мәчете

Фин татарлары иҗат иткән "Изге мирас" исемле документаль фильм Казанда узучы халыкара мөселман киносы фестиваленең конкурс програмына кертелгән.

Казанда узучы халыкара мөселман киносы фестивалендә татар җәмәгатьчелеген елдан-ел бер үк мәсьәлә – татар телендә киноларның юклыгы борчый. Инде дүртенче ел рәттән бу яктан безне чит илләрдә яшәгән татарлар коткара. 2012 елда Финляндия татарлары төшергән “Мәчеткә илткән юл” киносы булса, 2013 елда Беларус татарлары турында картина булды, былтыр Германиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Нәсүр Юрушбаев “Әтиемнең тавышы” дигән әсәрен китергән иде.

Быел да куанычлы хәбәр килеп иреште. Конкурс кысаларында янә ике тулы канлы – татар телендә һәм татарлар язмышы турында татар киносы кергән. Болар – Нәсүр Юрушбаевның “Ике тоткын: Җәвит һәм Вальтер" (Германия) һәм Рамил Беляевның “Изге мирас” (Финляндия) фильмнары.

Рамил Беляев
Рамил Беляев

“Фильм Ярвәнпә шәһәрендә яшәүче татарлар турында. Алар анда 1920 елларда урнашкан. Кечкенә генә мәхәллә булсалар да, тормышлары бик җанлы булган: алар Икенче дөнья сугышы вакытында мәчет төзегәннәр, - дип сөйләде Азатлыкка фильмның авторы Рамил Беляев. - Ул мәчет Финляндиядә бүгенге көндә бердәнбер манаралы аерым биналы мәчет булып тора. Башка андый мисаллар Финляндиядә юк. Менә шул мәчетне төзү тарихы яктыртыла да”.

Ярвәнпә шәһәре Финляндия башкаласыннан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Бу урынга беренче татарлар үткән гасырның 20нче елларында килгән. Ул вакытта Ярвәнпә берничә мең кеше яшәгән авыл була. Татарларның күпчелеге сәүдә эш иткән. 1930 елларда шәһәрдә дистәләп татар гаиләләре үз йортларында яшәп килгән. 2013 елда Ярвәнпә шәһәре мәчете 70 еллык юбилеен бәйрәм итте.

Милләттәшләрне берләштерү һәм динне саклау фикере белән татарлар мәчет төзү хыялы белән яшәгән. Бу эшләрне башлап җибәрергә 1939 елда кабынып киткән Советлар берлеге һәм Финляндия арасындагы сугыш комачаулый.

Сугыш тәмамлануга оештыру эшләре дәвам итә. Мәчет төзер өчен җирне бер татар гаиләсе бүләк итә. Төзү эшләре өчен бөтен Финляндиядә яшәгән татарлар матди яктан ярдәм иткән.

1943 елда, сугышка карамастан, төзелеш эшләре дәвам итә һәм ниһаять, мәчет бинасы әзер була. Ләкин Икенче дөнья сугышы бару сәбәпле мәчет 1944 елда гына ачыла. Аңарчы мәчет бинасын Финляндия саклану министрлыгы гаскәр өчен кулланган. Фильмда шулай ук мәчет төзелешенә финнарның ярдәм итү фактлары да китерелгән.

Моннан тыш, фильмда фин татарлары җәмгыяте тормышыннан моңарчы киң тамашачыга билгеле булмаган кызыклы фактларны да күрергә була. Мәсәлән, Икенче дөнья сугышы вакытында әсир булган 20 татар гаиләсе Карелия лагерьларыннан Миехиккяля шәһәренә күчерелә. Татар җәмгыяте үтенече белән бу әсирләргә Ярвенпә шәһәренә күчәргә рөхсәт бирелә. Шулай итеп, 90 татар кешесе милләтттәшләре янына, аларның өйләренә күченә. Кызганычка каршы, аларның язмышы шактый аянычлы булып чыга. Ни рәвешле – моны фильмны карап белеп була.

"Изге мирас" фильмы якшәмбе, 6 сентябрьдә 12.00-дә "Родина" кинотеатрында күрсәтеләчәк. Аны презентацияләү өчен Һельсинкидан Казанга Рамил хәзрәт Беляев та килә. Киноны күрсәткәннән соң аның белән аерым очрашу да үтәчәк.

Фильмны төшерүчеләр – Рамил Беляев, Фазыйлә Насретдин һәм Маури Калима.

Быелгы кинофестивальгә 53 илдән 700дән артык катнашу гаризасы килгән. Фестивальнең конкурс програмына 25 илнең 51 фильмы сайлап алынган.

Фестивальдән иң соңгы мәгълүмат, тәэсирләр, фото һәм видеолар Азатлык көндәлегендә.

XS
SM
MD
LG