Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски яшьләре Татар яшьләре көннәреннән хисләнеп кайтты


Омски татар яшьләре
Омски татар яшьләре

Татарстанда узган "Татар яшьләре көннәренә", “Идел” яшьләр үзәгенә Омскиның “Заман” яшьләр оешмасыннан һәм “Умырзая” ансамбленән быел 11 кеше барды.

Татарстаннан әйләнеп кайтканнан соң алар, Омски яшьләре белән очрашып, чараның ничек узуы турында сөйләделәр, күңелләрендә туган хисләре белән уртаклаштылар.

“Казан белән танышу бик куанычлы һәм дулкынланулы нәрсә бит ул”, дип сүзен башлады “Заман” яшьләр оешмасы җитәкчесе Чулпан Фахретдинова. “Шуңа күрә Казанга без ике көнгә алда бардык. Шәһәр урамнарында йөрдек, Сөембикә манарасы янында, Кол Шәриф мәчетендә, Кремльдә, музейларда булдык. 25 август көнне безне “Идел” яшьләр үзәгенә алып киттеләр. Безгә анда татар тарихи, ислам нигезләре, театр сәнгате белән танышу мөмкинлеге булды. Вокал, хореография, кидкүләм мәгълүмәт чаралары, гамәли сәнгать, гарәп каллиграфиясе юнәлешләре буенча мастер-класслар узды. Танылган шәхесләр белән очрашулар барды. Болгар музей-тыюлыгына сәяхәт кылдык. Без бөтенләй башка дөнъяга кереп киткән кебек булдык. Көн саен ниндидер чара узды. Без аларның барсында да катнаштык. Лагерьда булган көннәр, онытылмаслык булып, күңелдә калды”, дип, хисләнеп сөйләде Чулпан Фәхретдинова.

Омскиның “Умырзая” татар башкорт фольклор ансамблендә шөгыльләнүче Равил Хөсәинов та татар яшьләре көннәрендә катнашуы турында хисләнеп сөйләде. “29 август көнне без "Мозаика культур" дип исемләнгән Республика этно-конфессиональ фестивалендә катнаштык, анда чыгыш та ясадык. Шунда кайбер артистлар белән фотога төштек. Фестивальдә Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов та булды. Кайберләребезгә аның белән фотога төшү бәхете дә тәтеде. 30 август –Татарстан республикасы көнендә без Габдулла Тукай исемендәге Филармония концертлар залында оештырылган тантаналы кичәдә катнаштык. Анда танылган артистлар катнашлыгында зур концерт барды. Талантлар белән очрашу күңелләрдә онытылмаслык җылы хисләр калдырды”, дип сүзен тәмамлады Равил Хөсәинов.

Татар яшьләре көннәрендә катнашкан Алик Калимуллин, Рөстәм Мөхәмәдиев, Рената Нигъмәтуллина, Нигъмәт Нигъмәтуллин, Алинә Гатауллинә, Альбина Мөхәммәдиева, Фирүзә Габдерәшитова, Лилия Итенова һәм Рафаэль Моратов та чарадан канәгать калулары турында сөйләделәр.

“Татар яшьлэре көннәрендә катнашу – безнең өчен зур бәхет, зур мәртәбә булды. Без анда башка төбәкләрдә, чит илләрдә яшәүче яшьләр белән таныштык, аларның нинди юнәлештә эш алып барулары турында белдек. Кызганыч, бер атна вакыт, күз ачып йомгандай, үтеп тә китте. Андагы көннәрнең һәр минуты исәпле иде. Бу көннәрне хәзер сагынып сөйләргә генә кала. Анда күргәннәрне, өйрәнгәннәрне без үз эшебездә кулланырга тиешбез. Алда торган максатыбыз – өлкәбездә яшәүче татар яшьләрен берләштерү, бергәләп күләмле чаралар үткәрү”, диделәр татар яшьләре көннәрендә катнашучылар.

XS
SM
MD
LG