Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы узачак


Халыкара форум 2011 елдан бирле уздырылып килә.

29-30 сентябрьдә Мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең халыкара форумы уздырыла. Форумны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казан федераль университеты һәм Русия ислам университеты белән берлектә оештыра.

Мөфтият сайты хәбәр итүенчә, быелгы җыенда дини мәгариф белән бәйле федераль кануннар, балалар өчен мөселман лагерьларен оештыру, мәчетләр каршында оештырылган курсларда укытучылар гыйлемен күтәрү турында фикер алышу көтелә.

Җыенда катнашучыларны үрнәк дини уку йортлары тәҗрибәләре, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек итү юллары, дини мәгарифтәге яңа стандартлар белән таныштыру көтелә.

Чарага, тәҗрибә уртаклашу максатыннан Мәгъриб, Һиндстан, Гарәп Әмирлекләре мөгаллимнәре дә чакырылган. Татарстаннан 500дән артык мөгаллим катнашачак.

Дин гыйлемен бирүче мөгаллимнәр җыены 2011 елдан башлап уздырылып килә.

XS
SM
MD
LG